Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
белән сөйләшүен дәвам итеп.
Кәнзел киткәч, Фәхри балыкчы картның терсәгеннән алды, кармак сабын кадап куйган яр кырыенрак әйдәде.
Болай һичнинди гаеп тә тоймады үзендә Кәнзел, мәгәр күңеле нидер сизенеп, уфтанып-көрсенеп куйды. «Бер дә тикмәгә генә килмәгән бу эт нәрсә».
Тегермән өенә керүгә, тәне эсселе-суыклы булып китте. Кылт итеп, шунда булган хәл исенә төште: «Тәзкирә?» – дип пышылдады ул? Тукта, нигә болай курка соң әле ул? Тәзкирә моннан ике ай элек кияүгә чыкты инде. Зөфәр белән тора бирә. Зөфәр белән без квиты. Ул минем Зәйтүнә белән сөйрәлде, мин аңа алтын сарай ишеген ачып куйдым. Нигә болай курка соң әле Фәхридән? Һәй, эт нәрсә, гел котны алып бетерде инде бу Фәхри дә. Бер дә бүтән түгел, ни булса тарттырырга килергә исәбедер. Юк, тарттырырга булса, таң тишеге белән килмәс иде болай, үз дәрәҗәсен белә ул, курай сыйрак… Шулай ук Зөфәр?..
Кәнзелнең күз алдына Тәзкирә белән менә шушы өйдә булган хәл килде. Унсигез яше тулып узган Тәзкирә һәр көнне тегермән янындагы чишмәгә суга йөри иде. Көн саен Кәнзел аны яр башына басып каршы ала, баш кагып кына исәнләшә дә, кызның оялчан күз карашын үзендә тоеп, кайтарылып торган керфекләрен каккалап алуын күрүгә, эченә әллә ниткән җылы йөгерә, ул аңа сүз катмый, мәгәр кызның чишмәдән су алуын, бизәкләр төшерелгән сыгылмалы көянтәсен җилкәсенә элеп, ничектер көй чыгарып баргандай китеп баруын сокланып күзәтә. Тәзкирәнең тулышып, чибәрләнеп, буй җиткереп килгән чагы. Тегермәннән ике йөз метр чамасында гына торучы умартачы Халикъ кызына Кәнзелнең күзе әнә шулай төште. Башта кызга Кәнзелнең күзәтүе ошамый иде, оялды, аның яр башында басып торуын күргәч, кире борылган чаклары да булды. Ләкин тора-бара ул моңа ияләште, гадәтләнеп китте.
Бу вакытта Кәнзел тол ир сымаграк яши иде, Тәзкирә ишле гаиләдә туып үскән, аннары ул чаклы күзгә бәрелеп торырлык гүзәллеге дә юк, әмма яшьлек бит ул – үзе чибәрлек сыйфаты белән бәйле нәрсә, Кәнзел моны күрә иде.
Бер тапкыр ул Тәзкирәне тегермән өенә чакырды. Кич иде, ут алып сөйләшеп утырдылар. Кәнзел аңа ялгызлыгы, бәхетсезлегеннән зарланды. Шунда кинәт ут сүнде, Тәзкирә курка калды, торып, ишеккә таба китмәкче итте, әмма Кәнзел шунда аны кочаклап алды. Аннары Тәзкирәне кулына күтәрде дә, җилтерәтеп, зыр-зыр әйләндерә башлады.
– Мин сиңа өйләнәм, мин сине менә шулай гел кулымда гына күтәреп йөртәчәкмен…
Аннары барысы да төштә кебек кенә булды. Түр яктагы лампочкадан сәкегә тонык кына якты төшә, Тәзкирә капланган да сулык-сулык елый, Кәнзел аны юата:
– Өйләнәм мин сиңа, син – минеке хәзер, күзең бетереп елама юкка, – ди…
Ләкин Кәнзел Тәзкирәгә өйләнмәде. Кызны флотта хезмәт итеп кайткан таза, чибәр, озын буйлы, хәрби хезмәткә киткәнче үк яратып йөргән Зөфәр ошатты һәм күп тә йөрмичә өйләнеп тә куйды.
Икенче көнне иртә таң белән ул тегермән янына килде. Килдедә Кәнзелне тегермән өеннән чакырып чыгарды һәм йомышын әйтеп тормастан тегене култыклады да яр кырыена алып китте. Кәнзел Зөфәрнең ни өчен килүен сизенде, акланырга җыенды, ләкин башына һичнинди рәтле уй килмәде.