өлгерерсең… – Профессор аңа сынап карап торды. – Тик бер киңәшем бар. Эш бүлмәңне сүндереп куй. Вак-төяк нәрсәләрдә, әлбәттә, булыша ул. Әмма фикерне гел читкә, гел кирәксез нәрсәгә юнәлтеп тик тора. Ул йорт – ял итәр өчен, рәхәтләнеп, ләззәтләнеп яшәр өчен. Әмма ул эш өчен бармый. Шуңа күрә иң беренче итеп аны сүндереп куй. Һәм алай итүең турында беркемгә дә әйтмә.
Илдар елмайды:
– Соң аны әйтеп торасы бармыни?! Сүндерү белән билгеле була ич!
– Юк! – Профессор түш кесәсеннән кечкенә диск тартып чыгарды. – Менә кайда аның даруы. Идарә итү пультына кереп, андагы дискны менә шушының белән алыштырып кына куясың. Һәм вәссәлам! Бөтен система төгәл эшли. Ә синең эш бүлмәңнең сүндерелүе турында беркем дә белми.
– Ничек инде?! – Илдар шаяртмыймы икән дигәндәй сынап карады. – Алай булмый бит!
– Кил әле монда. – Рамил Әхмәтович аны тәрәзә янына алып килде. – Нәрсә күрәсең?
– Урам…
– Хәзер менә бу кинокамера аша кара. – Профессор, өстәл тартмасыннан кечкенә кинокамера алып, Илдарга тоттырды. – Кинога төшер урамны.
Илдар бертын урам күренешен төшерде дә профессорга борылды:
– Шуннан нәрсә?
– Менә болай. Синең кулыңда – урамны күзәтергә куелган камера. Ул урамда ниләр булганын төшерә. Ә сакчы – әйтик, урамдагы тәртип өчен җавап бирүче кеше – шушы камерадан күзәтә. Әгәр урамда ниндидер гадәттән тыш күренеш бар икән, ул шундук тиешле җиргә хәбәр итә. Хәзер без шушы камерадагы дискны алыштырып куябыз…
Рамил Әхмәтович чынлап та дискны алыштырды.
– Менә кара, – дип, ул камераны кабат Илдарга бирде. – Нәрсә күрәсең?
– Урам күренеше…
– Аңладыңмы инде?! – Профессор, ниһаять, төшендерә алуына сөенгән кебек иде. – Синең камерада да – урам күренеше. Гадәти урам күренеше. Һәм син, шушы күренешкә карап, урамда барысы да тәртиптә дип уйлыйсың…
– Ә асылда мин чынбарлыктагы урамны түгел, ә алдан төшерелгән нәрсәләрне күрәм… Шулаймы?!
– Синең эш бүлмәң белән дә шундый ук принцип килеп чыга. Аз гына катлаулырак процесс. Әмма нигезендә шушы күренеш ята. Һәм беләсеңме нәрсә?
– Нәрсә?
– Мин ул дискны сиңа бүләк итәм.
Илдар елмайды:
– Рәхмәт, Рамил Әхмәтович…
– Ярый. Әмма бүлмәңнең сүндерелүе хакында беркемгә дә, хәтта хатыныңа да әйтмә. Килештекме?!
– Килештек.
– Мә.
Икесе дә көлешеп алдылар.
– Моннан ары сиңа өйдә дә эшләргә туры киләчәк, – диде профессор, үзенең юмартлыгы өчен акланырга теләгәндәй. – Күбесенчә өйдә эшләргә туры киләчәк. Һәм мин синең юкка-барга бүленүеңне теләмим.
– Аңлашыла…
– Һәм тагы бер нәрсә. – Профессорның кулында кечкенә флакон пәйда булды. – Менә бу сыекчаны син бүген үк, өеңә алып кайтып,