профессор, мыек астыннан елмаеп. – Чирле кешеләрдән калган бичара гына өйне юдың ни, юмадың ни аны… Ә синеке!.. Монысы бөтенләй бүтән!
– Ярый, килештердегез! Киттек, әйдә, ашханәгә!..
Алар шулай, шау-гөр килеп, ашханәгә атладылар. Ашханә дигәне лабораториядән чыгып берничә адымда гына урнашкан бер бүлмә иде. Бу – аларның гына ашау-эчү урыны, башка бүлекләрнең һәркайсының үзенеке бар, һәм анда да күзгә күренмәс роботлар сиңа теләгән ризыгыңны әзерләп бирә. Һәм, әлбәттә, монда барысы да бушлай, ә Илдусның «минем исәп, синең исәп» дип сөйләнүләре бары тик күңел күтәрү өчен генә, һәм моны бөтенесе дә аңлый иде.
– Ике бифштекс, бер балык, бер… – дип тезеп китте Илдус, әмма профессорның күтәрелгән кулларын күреп туктап калды. – Тагы көтәр-гәме?
– Юк, – дип елмайды Рамил Әхмәтович, – Илдар белән безгә – ике бокал минераль су. Ә үзегезгә теләгәнчә алыгыз.
– Ләкин, профессор…
– Без бүген синең белән – тәҗрибә астында булачак кешеләр, – дип бүлдерде аны Рамил Әхмәтович. – Шуңа күрә тамак ягын бераз чикләргә туры киләчәк.
Илдар бер сүз дә әйтмәде, өстәлдә пәйда булган тәлинкәләргә карап, моңсу елмаеп кына куйды.
Илдар киткәч, Ләйлә күтәрмәдә озак кына басып торды. Күршедәге йортларны күзәтте – соклангыч матур йортлар, әмма карашың тоткарланырлык бер генә нәрсәсе дә юк. Ул үзләренең өенә гашыйк, шуңа да башкаларга бик игътибар бирми иде бугай. Акрын гына күтәрмәдән төшеп, ихата буйлап атлады. Койма буйларындагы чәчәкләр дә, сукмак янындагы куаклар да искиткеч бер төгәллек белән утыртылган – Ләйлә бер мәлгә моның адәм кулы белән эшләнүенә шикләнеп тә куйды. Һәм елмайды. Әлбәттә, кеше кулы белән түгелдер. Күзгә күренмәс роботлар сине тирбәтеп йоклата, тәмләп ашата, хәтта аягыңа башмакка кадәр кидерә икән, урамдагы эшләр, әлбәттә, адәм кулы белән башкарылмый инде. Элеккеге фатирларында Ләйлә бөтен эшне диярлек үзе эшли иде. Кер дә юа, ашарга да пешерә… Әлбәттә, боларның барысын да кечкенә роботлар башкара инде, әмма алар белән Ләйлә идарә итә иде. Әле ул үзен ничектер читкә тибелгәндәйрәк итеп тойды. Ул үз өендә түгелдер, кунакка гына килгәндер шикелле булды. Үзенең хуҗа икәнен расларга теләп, бәйләнерлек урын эзләп, ары-бире йөренде дә кире болдырга килеп басты.
Өйгә керәсе килми иде.
Ул янә буш урамга күз йөгертеп алды. Күршеләрдә кемнәр яши икән? Моны ул тиз генә белә алмас инде. Шәһәр җирендә күрше белән күрше бик аралашып яшәми. Унар ел бер тирәдә гомер итеп тә, кемнең кем икәнен белмәгәннәр күп. Кинәт Ләйлә үзен япа-ялгыз итеп тойды. Илдар ташлады да китте. Аңа рәхәт. Аның янында һичьюгы хезмәттәшләре бар. Ә Ләйлә…
Җил исеп куйды, һәм аның күңелен ниндидер салкынлык биләп алды, бөтен булмышын күңелсезлек, сагыну, юксыну тойгысы ялмады, әлеге хисләрнең бер дә юктан гына икәненә үзен ышандырырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмады – ул көчсез иде. Берничә көн элек кенә үзенең чиксез мөмкинлекләре белән кызыктырган өй бүген аңа көндәше кебек булып тоелды.