Марат Кабиров

Китап / Книга


Скачать книгу

син бүген җитәрлек шөгыльләндең,  –  диде ягымлы тавыш,  –  ял итәргә вакыт.

      Ләкин Илдарда ял кайгысы түгел иде инде. Башында кайнаган сорауларга җавап табарга кирәк иде. Һәм моңа бары тик Ләйләне уятып кына ирешеп була.

      – Илдар…

      Тавыш хаклы иде. Чынлап та, китап укудан әле туктап торыргадыр. Монда язылганнарның һәммәсен берьюлы кабул итсәң, чиргә сабышуың да ерак түгел. Илдар китапны урынына куйды да системадагы дискны алыштырырга әзерләнде. Һәм кинәт миенең кайсыдыр өлешендә бер уй ялтлап китте. Әйе!.. Хәзер ул дискны алыштырачак һәм… барысын да онытачак. Автоматик хезмәтләндерү системасы, аның бөтен уйларын да таратып, йокларга яткырачак. Бәлки, тагын мәхәббәт назларына күмелерләр, бәлки, тыныч кына йокыга талырлар. Әмма ул Ләйләгә бирергә теләгән сорауларын бирә алмаячак. Нишләргә соң?

      – Илдар, сиңа ял итәргә кирәк…

      Ләйләнең үзен монда чакырырга. Бары тик шулай иткәндә генә… Ә монда кергәч, хатыны да үзе белән нәрсәләр булганын онытмасмы? Монда сорау алышу да шикләрдән азат итмәячәк.

      – Илдар, сиңа ял итәргә кирәк.

      Тавыш дөрес сөйли иде. Чынлап та, бүгенгә җитеп торыр. Һәрнәрсәнең  –  үз вакыты. Вакыты җиткәч, бөтенесе дә үзеннән-үзе ачыкланыр. Ашыгырга ярамый. Сабыр итәргә кирәк. Һәм әлеге китаптан алган белемнәрне, ул кузгаткан хисләрне ныклап яшерергә, онытып торырга… Алар система күзенә чалынырга тиеш түгел. Әмма моңа ничек ирешергә соң?

      Илдар бер мәлгә уйга калды. Һәм Рамил Әхмәтович биргән кечкенә флаконны исенә төшерде. Кайчан, кайда, ничек кулланырга кирәген үзең белерсең. Шкаф янына килгәндә, Илдар боларның берсен дә белми иде әле. Әмма флаконны кулына алу белән, ул барысын да хәтерләде. Һәм, аны ачып, бер-ике тамчы сыекчаны теленә салды. Авызны бөрештерә торган әчкелтем нәрсә иде бу. Илдар флаконны кабат урынына куйды да авызына җыелган төкерек катыш сыекчаны йотып җибәрде. Һәм шкафны ябып, өстәл артындагы кәнәфигә барып утырды.

      – Син бөтенесен дә дөрес эшләдең,  –  диде ягымлы тавыш,  –  хәзер бераз утырып ял итәрсең. Кайчан кузгалырга икәнен үзем әйтермен.

      Илдар елмаеп баш какты. Бүлмәгә ниндидер якты музыка таралды. Илдар күзәнәкләренең ләззәтле тибрәнүен тойды.

      2. Итта-ритта-риттата…

      И в темноте вы тоже принадлежите городу, и город  –  вам, и вы спите вместе, как мертвецы, как камни на вашем поле. Это нельзя назвать жизнью: это медленное умирание дней, когда в город приходит смерть, она кажется такой же обыденной, сонной и сладкой, как жизнь. Как будто город предчувствует приход смерти и знает, в каком обличье она явится.

      Стивен Кинг. «Жребий»

14

      Илдар, гадәттә, төш күреп йокламый, әллә нигә бер күргән төшләре исә тик якты буяулардан гына тора торган иде. Бүген ул төне буе саташып чыкты. Өйдәге автоматик хезмәтләндерү системасы, ничек кенә тынычландырып татлы йокыга төрергә тырышмасын, максатына ирешә алмады. Әйтерсең Илдар үзара сугышучы ике көчнең уртасында иде, өй аны йоклатырга тырыша, ә