ноктасын куйганда, мин чиктән тыш нык арыган идем.
Әмма тынычлап йоклап булмады, базардагы карчык төшемә кереп интектерде. Ул ниндидер алама сүзләр кычкыра-кычкыра куып йөртте дә, мин абынып егылгач, ертык кәлүшләре белән типкәләргә тотынды, әле, пулемёттан аткан сыман, төкерекләрен чәчте, әле кай арададыр җыелган төркем уртасына чыгарып бастырды да, ни өчендер эчен тотып көләргә кереште, аңа башкалар да кушылды, һәм мин үземнән хихылдашып-хахылдашып көлгән кешеләрнең тавышына уянып киттем. Уянгач торып утырырлык, каядыр барырлык хәлем юк иде. Мин, күзләремне ачып, үз өемдә икәнемә ышандым да кабат йокыга талдым. Һәм теге карчык кабат эләктереп алды…
Бу коточкыч иде. Аптырагач, мин торып утырдым. Юынып алдым. Балконга чыгып, тәмәке кабыздым. Урамда ниндидер капчыклар күтәргән кешеләрне күреп, елмаеп куйдым. Алар барысы да каядыр бер юнәлешкә атлыйлар… Хәтта кайбер йөк машиналарының әрҗәсендә дә шундый ук капчыклар өелгән… Бу хәлне башка вакытларда, яңа әсәремне язган арада тәмәке тартырга чыкканда да күзәткәнем бар иде, әлбәттә, тик ул чакта моңа тамчы да игътибар бирмәгән идем. Әле бу миңа кызык булып тоелды.
Тәмәке тартканда шулайрак уйласам да, өйгә керү белән мин бу хакта оныттым. Яңа әсәрне укып чыгаргамы әллә дип, компьютерга күз салдым да, әле тамчы да ял итә алмавымны уйлап, кабат урынга аудым. Бу юлы шундук йокыга киттем һәм бернинди дә төш күрмәдем. Ниндидер тирән һәм татлы йокы булды бу, кабат уянгач, мин яңа туган кеше җиңеллеге белән урыннан күтәрелдем. Кәефем дә искиткеч яхшы иде.
Соңгы вакытта әсәремне тәмамлауга, бурыч кәгазьләре көтеп тормый иде инде, хәтта андый язулар булса да, мин бер кыенсынусыз түләп кайта идем. Шулай да мин мондый көннәрдә почта тартмасын карап керергә гадәтләнгән идем. Язганда, аның кайгысы булмый, тормыш белән бәйләнеш өзелеп тора. Телефоннар сүнгән, почта – йозакта… Ә язып бетергәч… Мин почтаны карап кердем, һәм килгән язулар кәефемне тагы да ныграк күтәреп җибәрде. Анда башлыча китап кибетләреннән акча күчүе турындагы хәбәрләр иде. Һәм ул хәбәрләр бер вакытта да булмаганча якты иде. Мин башта үз күзләремә үзем ышанмыйча тордым. Аларда язылган сүзләрнең хаклыгына ышангач, күңелне әллә нинди сәер хис биләп алды: бер үк вакытта, күккә талпынып, канатларымны җәеп очып китәсем дә, җиргә ятып, ауный-тәгәри елыйсым да килде. Һәм бу – гаҗәп тә түгел. Мин үз дигәнемә ирештем. Шушы мизгелдән алып мин – популяр һәм бик бай язучы. Моңа кадәр нәшер ителгән китапларымның бөтенесе сатылып беткән!
Бу инде әдәбиятның юкка чыгуы мөмкин түгел дигән сүз иде. Бу хәтта татар әдәбияты да табыш китерә дигән сүз иде. Бу Даутов белән бәхәстә минем тулысынча җиңүем иде. Һәм мин үзебезнең халык өчен горурланып куйдым. Бөтен күңелне ниндидер яктылык биләп алды. Һәм тамакка төер тыгылды. Халкымны шундый якты сыйфаты, өметсез булып күренгән хәлләрдә дә көтелмәгән ягы белән балкып китә алуы мине сөендерә, һәм бу сөенечтән елыйсым килә иде. «Бетәбез, югалабыз…» – дип лаф оруларның тулысынча җирлексез булуы