Марат Кабиров

Китап / Книга


Скачать книгу

алмадым. Әллә ни зур югалту да кичермәдем. Китаплар акрынлап кына сатылалар иде, һәм алар үзләренә түккән акчаны кайтардылар. Даутов белән кабат очрашуга барганда, мин ул биргән миллион ярымны кайтарырлык хәлдә идем. Ә процентларын… аларын аз гына көтеп торыр.

      Уйлап карасаң, үземне җиңелгәнгә исәпләргә бер сәбәбем дә юк иде. Әмма мин бернинди шатлык та кичермәдем. Татарча китаплар чыгарудан өметем өзелгән иде. Без, чынлап та, сызыкны аша чыкканбыз икән, һәм бу халыкның игътибарын әдәбиятка кабат юнәлтү өчен, ким дигәндә минем кебек ун-унбиш язучының туктаусыз рәвештә ун-унбиш ел эшләве кирәк иде. Тик мин ялгыз идем. Һәм арыган идем…

11

      – Игътибар! Илдар, сиңа кунаклар килә!

      Өстәл башында китапка текәлеп тынып калган Илдар башта тавышның каян килүен аңлый алмыйчарак торды. Аннан соң, башын күтәреп, тирә-якка күз салды да, үзенең кайдалыгын хәтерләп, урыныннан сикереп торды.

      – Илдар, сиңа кунаклар килә!  –  дип, үзенекен кабатлады бүлмә.  –  Каршы алырга әзерлән!

      Илдар килүчеләрне каршыларга дип ишеккә юнәлгән җиреннән туктап калды. Бүлмәнең әлеге сүзләре сәер яңгырады. Эш бүлмәсе аны бу хакта кисәтергә тиеш түгел иде. Кулындагы китапны, тиз генә ак пакетка салып, шкаф тартмасына яшерде һәм аны бикләп куйды. Килүчеләрнең кем икәне билгеле түгел иде. Сак булырга кирәк.

      – Нинди кунаклар?  –  диде Илдар, үзе дә сизмәстән.  –  Мин беркемне дә көтмим.

      – Көтелмәгән кунаклар…  –  дип кабатлады бүлмә.  –  Көтелмәгән кунакларны каршы алырга әзерлән. Син нишләргә кирәген яхшы беләсең.

      «Нишләргә кирәген яхшы беләсең…» Әлеге сүзләр Илдарга таныш иде. Ул, өстәл янына килеп, клавишларга басты да, процессорның диск куйгычы ачылгач, Рамил Әхмәтович биргән дискны тартып алды. Һәм аны кая куярга белмичә бертын аптырап торды да шкаф тартмасындагы йөзләгән диск арасына тыкты.

      Көтмәгәндә ниндидер тылсымлы музыка яңгырады. Илдарның дулкынлануы шундук юкка чыкты.

      – Ә бу зур көч таләп иткән эшеңдә ярдәмчең булырмын дип ышанам,  –  дип кабатлады таныш тавыш.

      – Рәхмәт!  –  дип елмайды Илдар.  – Рәхмәт…  – Һәм ишеккә юнәлде.

      – Безгә кунаклар килде,  –  диде йорт, ниндидер зур ихласлык белән.  –  Илдар, алар сине көтә.

      Илдар инде күңеле белән Ләйлә янында иде. Комачаулап йөрүчеләргә бераз ачуы килеп куйды, ләкин аны шундук ниндидер ихласлык алыштырды.

      «Кунаклар» дигәне гәүдәләренең һәр җөен ассызыклап торган көмеш төсендәге махсус костюм кигән ике ир булып чыкты. Алар җитди иде.

      – Хәерле кич, Илдар әфәнде!  –  диде ирләрнең берсе.  –  Без автоматик хезмәтләндерү үзәгеннән. Сезнең өй системасы яңа гына эшли башлады. Претензияләрегез юкмы?

      Илдар өйнең мөмкинлекләрен күз алдына китерде дә ягымлы елмаерга мәҗбүр булды.

      – Юк, рәхмәт!  –  диде ул, үзләре турында шундый кайгыртучанлык өчен күңеле булып.  –  Бернинди дә канәгатьсезлек юк.