рәхим ит.
Һәм икенче кулында кара «Пётр I» кабы пәйда булды. Мин елмаеп куйдым һәм тәмәкегә үрелдем.
– Синең геройлар гел кара кофе эчә, кара «Пётр I» тарта, кара курткадан һәм кара күзлектән йөри, – дип елмайды ул. – Һәм әсәрләреңдә дә каралык өстенлек итә. Хәтта якты хыяллар, якты персонажлар артында ниндидер кара шәүлә барлыгын тоясың…
Мин сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйдым. Тик дәшмәдем. Ул хаклы иде.
– Кара төс – үз-үзеңә ышанып җитмәү билгесе, диләр… – Даутов бер мәлгә миңа төбәлеп тынып калды. Нәрсәдер әйтүемне көтте шикелле, тик мин нәрсә әйтим?.. Һәм ул дәвам итте: – Мин синең иҗатыңны да, журналистлар белән әңгәмәләреңне дә күзәтеп киләм. Һәм берничек тә үз-үзеңә ышанмый торган кешесең дип әйтә алмыйм. Киресенчә, бүген үз көченә синнән дә ныграк ышанган язучыны табу кыен.
Мин телсез идем. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге җитәкчеләр, байлар арасында милли әдәбият белән кызыксынган кешеләр барлыгын башыма да китергәнем юк иде. Ә Даутов бөтенесен белеп тора икән. Бу минем өчен көтелмәгән зур яңалык иде.
– Шуңа күрә мин синең әсәрләреңдәге кара төсне үз-үзеңә ышанырга теләмәү билгесе дип кабул иттем…
Сәркатип кыз поднос күтәреп кереп җитте. Мин алдыма куелган кофега карап елмаеп куйдым. Ә Абрар Муса улы дәвам итте:
– Гади генә, аяк астында аунап яткан детальләрдән көтелмәгән нәтиҗәләр чыгара белүең сине кешенең киләчәгенә өметсезлек белән карауга этәрә. Иҗатыңда «коточкыч» жанры өстенлек алу да шуннан киләдер кебек. Син, бүгенге вак күренешләрне анализлап, куркыныч фаразлар кыласың. Һәм шул коточкыч күренешкә үзең дә ышанырга теләмисең…
Даутов елмаеп миңа карады да алдында торган чынаякка үрелде. Мин дә кофе уртлап куйдым. Һәм ни дә булса әйтмәс өчен, комсызланып тәмәке суырдым. Һәм аның тагын сүз башлавын көттем. Ләкин ул дәшмәде.
– Сез әдәбиятны яхшы беләсез… – дидем мин, тагын тәмәке суырып.
– Мин кешеләр белән эшлим. Халык белән… – диде ул акланган шикеллерәк. – Ә халык белән эшләгән адәм әдәбиятны яхшы белергә тиеш. Чөнки милләтнең халәтен аның язучысыннан да төгәлрәк билгеләгән беркем дә юк. Язучы ул – бик беләсең килсә, халык тормышының барометры.
Мин кинәт үземне үтә күренмәле, пыяладан ясалган кебек итеп сиздем һәм, күңелдәге хисләрне капларга теләгәндәй, кулларны күкрәгемә чалыштырдым. Даутов елмайды.
– Бүген сине чакыруымның сәбәбе гади генә…
Ләкин ул сәбәбен әйтергә ашыкмады. Алдындагы чәйне уртлап куйды. Ашыкмый гына тагын тәмәке кабызды. Аны суырды да көллекчәдә пыскып яткан төпчекне сүндерде. Ул арада телефон шылтырады. Әмма Абрар Муса улы сөйләшеп тормады. «Соңрак», – диде дә трубканы урынына куйды. Һәм миңа төбәлде.
– Синең язган әсәрләрең бик күп, – диде ул бераздан, – һәм син үзең китаплар чыгару теләге белән янасың. Минем нәшрият директорлары белән дә, китап кибетендәгеләр