үзем өчен күптән хәл итеп куйган идем. Мондый эштән мине үлем, яки замана ахры, яки шуңа охшашрак тагын берәр нәрсә генә бүләргә мөмкин. Даутовның тәкъдименә каршы килүем бары тик шуннан гына иде. Ләкин очрашуны кичектерүем табындагылар арасында тагын ниндидер аңлашылмаучылык тудырды. Алар, әлбәттә, бернәрсә дә дәшмәделәр, әмма бер-берсенә сәер карашлар атып, иңнәрен сикерткәндәй итеп куйдылар. Һәм миңа булган мөнәсәбәтләре тагы да ныграк үзгәрде: баштагы мәлләрдә бик уңышлы шаяруларымны да игътибарсыз калдырсалар, хәзер шаяруга охшаган һәр сүзем саен диярлек көлеп, һичьюгы елмаеп алырга тырыштылар. Аларның бу кыланышы миңа да бик кызык булып тоелды һәм күңелемне күтәреп җибәрде. Ә икенче тәнәфескә чыккач, җаен туры китереп, кунакларның барысы да диярлек миңа үзләренең визиткасын бирде, вакытым булганда яннарына кереп чыгуымны үтенделәр.
Табын хуҗасының миңа булган ачуы да бик тиз онытылды. Ул вәгъдә ителгән акчасын тоттырып, һәрберебезнең аркасыннан сөеп озатты. Хәтта миннән гафу да үтенергә онытмады: «Артыграк киткән. Сез, берүк, кичерә күрегез инде…» Мин, әлбәттә, әлеге сүзләр астында Даутовның безгә булган мөнәсәбәте ятканын бик яхшы төшенә идем.
Табын хуҗасын берсүзсез гафу иттем. Хәтта акчасын алгач рәхмәт тә әйттем бугай әле. Тагын шундый өч-дүрт табын алып барырга кушсалар да, бурычларымнан тулысынча котылуымны уйлап, шатланып риза булачак идем. Бернәрсә дә бушка гына килми. Һәрнәрсә өчен дә түләргә кирәк. Арурак акча эшлим дисәң, кимсенүләргә дә түзәргә туры килә. Бүгенге табында утырган әфәнделәрнең калын кесәсе нигезендә дә шул мыскыллауларга түзә белү ята иде. Үзеңнән өстенрәкләргә ялагайлана белү. Үзеңне адәмгә дә санамаган бәндәләрнең табанын ялый белү. Бу – җиңел нәрсә түгел. Бүген мин аны үз иңемдә тойдым. Шушы авырлыкка түзүләре, түзә алулары белән генә дә алар җитеш тормышка хаклы иделәр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоелды. Һәм мин безгә көчеккә карагандай карап та, Даутов алдында калтырап төшкән кунакларны аңлагандай булдым.
Менә шундый хәлләр.
Бу дөньяда аңлап һәм аклап булмастай бер генә кабахәтлек тә юк бугай.
Барысы да гади генә бәхәстән башланды, дигән идем…
Теге табында мин Даутовны беренче тапкыр күргән идем. Сишәмбегә кадәр, аның турында тулырак мәгълүмат тупларга тырышып, белгән-күргәннәрдән сораштырып карадым. Тик алган мәгълүматым бик тә фәкыйрь булып чыкты. Нефть белән бәйле эшкуар, бик бай адәм. Президентның бик якын кешесе. Бары шул. Аның башкарган вазифасын да, нефть җитештерүнең кайсы тармагында эшләвен дә, туган-үскән җирен дә тәгаен белгән кеше табылмады. Хәер, акчаны һәм властьны Алла итеп күргән дәвер кешеләре өчен болар кызык та булмагандыр. Аның байлыгы һәм Президентка якынлыгы үзе генә дә тылсымлы көчкә ия иде.
Аның бай һәм кодрәтле шәхес булуына мин дә битараф түгел идем. Күңелнең кайсыдыр бер почмагына оялаган шайтан: «Менә шундый кеше сиңа спонсор булса…» – дип, туктаусыз рәвештә пышылдый сыман иде. Хәтта спонсор булмаган хәлендә дә, китапларымның нәшрият табасыннан туктаусыз