кыяфәт белән чыгып киткәч, белгечләремнән китап базарына анализ ясауларын үтендем. Алар бик яхшы белгечләр, минем таянычым. Бу – аларның доклады. Теләгең булса танышып чык.
Мин баш селкедем.
– Бу кәгазьләр буенча, татар телендә дистәләгән китап чыгарган нәшриятнең бүгенге көндә чыгымнарын капларлык та мөмкинлеге булырга тиеш түгел… Сүз нәшрият турында бара… Зур оешма турында… Шуңа күрә синең җиңеләчәгең көн кебек ачык иде…
Бу сөйләшү миңа авыр иде. Сүзне озакка сузарга теләмичә, кулымдагы папканы аның өстәленә салдым.
– Монда төп-төгәл миллион ярым, – дидем мин, арыганлыгымны яшерергә дә теләмичә. – Процентларын бераз көтәргә кирәк булыр. Әлегә мөмкинлегем юк.
Даутов бер мәлгә тынып калды, тәмәке кабызды.
– Димәк, син җиңдең… – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй, – ә мин җиңелдем…
Мин дәшмәдем. «Җиңдем» дип әйтү бу очракта урынлы түгел иде.
– Әмма син җиңүчегә охшамагансың… – Даутов, акрын гына урыныннан кузгалып, минем каршыга килеп утырды, – син үзеңне җиңүчегә исәпләмисеңме?
– Хәтерегездә булса, әлеге бәхәснең асылы – сезнең мине татар китаплары белән табыш алу мөмкин түгеллегенә ышандыру иде. Мин аңа ышандым.
– Ләкин сез мөмкин булмаганны эшләгәнсез…
Даутовның «сез» дип эндәшә башлавын сизеп, мин елмаеп куйдым.
– Әйе… Мин әйбәт язучы…
– Язучылыкның монда ни кысылышы?! Сүз сәүдә турында бара…
– Һәрбер әйбәт язучы гомер буена бер эш белән шөгыльләнә. Ул үзеннән башка беркем дә булдыра алмаганны булдырып яши. Әдәбиятта да, тормышта да. Хәер, болар арасында язучы өчен аерма юк.
– Ә алай бик харап булгач, нигә сез миллионер түгел, яки президент, яки башка шундый…
Мин елмаеп куйдым. Даутов, әлбәттә, минем авырткан җиргә кагылып, күбрәк мәгълүмат сыгарга тырыша иде, хәтта бераз кимсетергә. Әмма бу хакта үзем дә еш уйлыйм һәм аңа җавабым әзер иде.
– Теләге булса, бөтен кеше дә миллионер да, президент та була ала. Моның өчен артык әллә нәрсә кирәк түгел.
– Мин сезгә ышанам шикелле. – Ул эш өстәлендәге папкага ымлады. – Һәрхәлдә, миллионер була алырыгызга шикләнмим. Сез дә кешеләрнең китаптан читләшүен аңлыйсыз шикелле.
Мин баш кактым.
– Ә нигә язасыз? Ник бүтән, табышлырак эшне сайламыйсыз?
– Белмим.
Мин, чынлап та, белми идем. Даутов елмаеп куйды:
– Белмисез?
– Ходай безне шуның өчен яралткан. Димәк, кирәк.
Даутов көлеп җибәрде.
– Ходайга ышануыгызны белми идем… Ха-ха-ха…
– Ә нәрсә?!
Һәм ул, урыныннан торып, эш өстәле артына барып утырды да, тартмасыннан бер газета алып укый башлады:
– «…дин инде үз вазифасын үтәде. Ул аң кереп, һәрнәрсәнең сәбәбен белергә теләгән адәмнәр өчен, кешелекнең бала чагы өчен матур әкият иде. Бүген инде кешелек үзенең сабыйлык чорын үтте,