Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 3 т. / Избранные произведения. Том 3


Скачать книгу

йотылып карыйм. Кулларыннан тотып алмак булам, ә ул, ялт борылып, көдрә чәчләренә ымсындырып, йөгереп китә. Мине үзе артыннан җиткермәскә тели. Ләкин бер ара узгач туктап кала да, көлә-көлә: «Мине тиз генә куып җитә алмассың. Мин бу болыннарда ялантәпи чабып үстем, әти белән бергә сарык бәтиләре көтеп!..» – дип кычкыра. Мин исә барыбер аны куып китәм. Ул, чаба-чаба, ак каенлыкка килеп җитә һәм, тынына кабып, каенга сөялеп кала. Мине үзенә якын җибәрмәскә тели, үчекли-үчекли, агачның әле бер, әле икенче ягына тайпыла. Ак каеннар арасында гүзәл кош очамыни! Минем ул кошны тотып аласым килә. Ниһаять, кызый, хәрәкәтен ялгышып, кочагыма үзе үк килеп керә. Җәтмәгә эләккән елтыр балыктай тыпырчынып: «Җибәр! Җибәр!» – ди. Кулларымның нигәдер җибәрәсе килми… Каеннар аклыгы аның алсу йөзен тагы да сафлый төшкән. Аның сихри карашларыннан «эри-эри» кайнар кочагына кереп барганымны сизмим дә кебек. Дулкынлануымнан иреннәрем дерелдәп алды… һәм ул, көтмәгәндә уянып киткәндәй, бар көченә түшемнән этеп җибәрде. Нәрсәдер тартылып өзелде. Карасам, күлмәк сәдәбе икән.

      – Менә, тик тора белмәсәң, шулай була ул!

      Үзе шелтәли, үзе көлә.

      Каен төбендәге яшел чирәм арасына төшкән ак төймәне табып:

      – Зыян юк… – дим. Ә үземнең битем уттай кызышып яна.

      Ул, тынычлана төшкәч, миңа якынрак килде.

      – Кая, тагып бирәм, миндә энә бар…

      – Ярар ла…

      Ул минем белән килешми, җан атып, мәхәббәтле карашын миңа төбәгән: нияте – изге!

      – Юк, юк! Әйдә, сал күлмәгеңне…

      Карышмадым – салып бирдем.

      Сумкасы янына чүгәләп, күлмәгемә сәдәп таккан Зәлиянең куллары җиңел, йөгерек иделәр…

      Ринат, кичерешләреннән бүленеп, ак күлмәген урынына элеп куйды да сарысын киде…

      Балалар бакчасына килеп кергәндә, Ринатны чияле кызгылт күлмәк кигән кызчыгы ерактан ук күреп алды: «Әт-ти!» – дип, каршына йөгереп килде дә кочагына сарылды.

      Ринат Зөлфиясен күтәреп алды.

      – Ничек дәү үскән минем тәти кызым!..

      Ул күбәләктәй җиңел кадерлесен күкрәгенә кысты, аның үзенә генә хас тәмле хуш исен сизде. Әйтелеп бетмәгән тел очындагы сүзләре күңелендә тибрәнде: «Бу кадәр дә әтиеңә охшап туарсың икән, күзләрең дә, йөз аксыллыгың да – барысы, барысы минеке…» Кызчык, әтисенең эчке уйларын сизгәндәй, аның чәчләреннән сыйпап алды. Зөлфиянең саф, самими карашларыннан Ринатның күзләре, җаны иркәләнде, һәм ул түзмәде, сабыеның битеннән үбеп алды. Кызчык бу хәлдә озак калмады, кочактан шуып төште дә:

      – Әти! Мин Роза Сафовнага әйтеп киләм, – дип, тәрбиячесе янына йөгерде.

      Ринат бертын бакчадагы ап-ак чәчәккә бизәлгән алма агачына сокланып торды. Аның янәшәсендәге тәбәнәк өстәл артына барып утырды.

      Зөлфия озак көттермәде, кулына кофтасын һәм рәсемнәр белән бизәлгән әлифбасын тотып килеп җитте һәм әтисе янына утырды, китабын өстәлгә куеп:

      – Әти! Безгә хәрефләр өйрәтәләр, – диде. Нәни бармагы рәсем өстенә төртелде. – Менә бу арбуз – «А»,