Нурислам Хасанов

Сайланма әсәрләр. 4 т. / Избранные произведения. Том 4


Скачать книгу

калып, бик озак яшәде. Аның кылган изгелекләрен аңламады. Мине, дәүләт милкенә кул сузасың, дип, 1 елга төрмәгә утыртты. Янәсе, райком алдында үзенең «чын коммунист» икәнлеген күрсәтте. Нишлисең, бозыклыгы хәттин ашканмы, чыгышы, тәрбиясе шундыймы, белмәссең. Күңеленә большевиклар рухы сеңгәнен дә аңлап бетермәссең. Аңа колхозда һәрберсен куркытып, буйсындырып тору кирәк. Шул нәрсә моны канатландыра. Янәсе, миндә – власть! Властька, дәрәҗәгә табынган кешегә каршы әйтеп булмый… Ярамый да иде.

      Билгиз (сабырсызланып). Гыймай бабай! Ул кеше кем соң?

      Гыймай (теләр-теләмәс). Син борчылма, аның өчен үпкәләмә дә, минем әтине хурлый бу дип. Мин дөресен сөйлим. Хет, син, Җәләй тәрбиясендә үсмәсәң дә, егет кеше булып калырга тырыш. (Пауза.) Әбиең, мәрхүмә, әйбәт кеше иде. Ул әнә шул безнең таулы урманнан, корыган чыбык-чабыкларны, Җамал әби кебек, иңенә күтәреп ташыды. Салкын өйдә син туңмасынга учак утын суытмады… Үлгәндә әйткән «Җәләй харап итте кызымны» дип. Монда әниең Мәрвиянең гөнаһысы юк. Җәләй үзе гөнаһка батты. Ул кылган гамәлләр өчен әниең бәхилләмәгәнгә… Әле хәзер генә ул монда булып китте.

      Билгиз. Ник килгән урманга?

      Гыймай. Тикшереп йөри, кешедән гаеп эзләп… Ярар, анысы чурт булсын… Монда гаеп тапмагач китеп барды үз аланына. Анда урман эчендә түрәләргә, шәмдәй үскән нарат агачларын кистереп, бура бурата бугай. Үз «эшләрен» шулай урман эчендә качып эшлиләр. Аларга ни кылансалар да ярый… Син, Билгиз, борчылма, нык бул, егет бул! Әйдә, чәйләреңне эч, аша. Бер дә кыенсынма.

      Билгиз. Рәхмәт, Гыймай абый, ашадым, эчтем… Китим инде мин. (Кузгала.)

      Гыймай. Ярар алайса, үпкәләп китмә, шулай сугылгала. Онытып бетермә…

      Билгиз. Юк, Гыймай абый, сезне онытмабыз… (Китә. Урман эчендә балта тавышлары ишетелгән якка китеп бара. Туктап-туктап тыңлый. Юл читеннән кереп, агач төпләп чыга. Арырак китеп калкулыкка менгәч, кулындагы агачына ишарәләп, янә хатирәләренә бирелә.)

      Балан, балан! Әбиемнең яраткан агачы! Баланнарыңны итәгеңә җыйганда, тукталып калыр идең дә «Улым! Ишетәсеңме? Әнә бер кош матур итеп моң түгә!» дияр идең. Әби, син үзең дә юмарт идең. Агачтагы баланнарны, кошларга, песнәкләргә дә калсын дип, бөтенләй җыеп бетерми идең. Аннары, шушы тау астындагы изгеләр чишмәсенә төшеп, битләреңне юар идең. (Билгиз калкулыккарак чыккач, туган ягын күзәтеп соклану кичерә.) Исәнме, изге тау, җиләкле аланнарым!.. (Авыл ягына борыла.) И-и туган җир! Киткәч тә, күңелемдә мәңге сакланып калырсың син… Әнә шул безне тәгәрәтеп үстергән су буйларың, болыннарың белән һич тә истән чыкмассың… Яшел чирәмнәреңә чалкан ятып, шушы иксез-чиксез зәңгәр күкләреңә карап хыяллана идек… Йолдызлар, күзләрен йомып, күк пәрдәсе астында йокыга талганнар. Хыял канатларында йолдызларга кадәр очып менәбез. Анда без, Зәбидә белән икәү, кулга-кул тотынып көлешә-көлешә, галәм киңлекләрендәге могҗизалар белән танышып йөрибез. Безне беркем күрми, беркем ишетми. Теләгән җиргә барабыз, кайтабыз. Без – ирекле кошлар! Мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешәбез. Инде зур булып үскәнбез. Шулай күктә яшәргә калганбыз. Мәрмәр таштан салынган хикмәтле