Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

таркатуга шактый өлеш керттең. Нәтиҗәдә кызыбыз өебездән үк чыгып китте, элеккеге хәләл җефете калдырган фатирда яши. Икенче яртысын һаман таба алмый. Кияүне төрлечә түбәнсетергә тырышып, араларына тыкшынуыңны куймасаң, Ләйләнең дә бәхете көзге пыяласы шикелле уалып төшәчәк.

      – Яшәсеннәр. Мин каршы түгел. Бөтен тырышканым, карьерам, байлыгым кызыбыз өчен.

      Сахипны почмакка китереп кыскан Халидәнең әле туктарга исәбе юк иде.

      – Ни өчен дип инде Ләйләне фамилиясен сакларга мәҗбүр иттең. Киләчәкләре турында уйлаган ир белән хатын һәм балалары уртак фамилиядә йөрергә тиеш. Бик күптәнге, зыялы фамилия, имеш, әнә югары дәрәҗәгә ирешкән, нәселләре йомшак креслода утырганда Табиев, Батыев, Репеев фамилияләре күңелдә шом уята иде. Хәзер алардан нәрсә калды? Пшык. Габбасов фамилиясе борынгы дигән булып кына, эшләмәсәң, тир түкмәсәң, берәү дә китереп бирми. Казына башласаң, әллә ни күптәнге дә түгелдер әле фамилиягез, Еникеев, Апанаев, Максудов кебек борынгы китапларда очрамый шул, аның шөһрәте энеңнән, синнән, кара алтын табучы туганыгыздан гына башлана торгандыр дип уйлыйм. Исемең матур, кемнәр куйган дип, кемнең хезмәт хакын арттырганнары, бушлай машина биргәннәре бар? Кияүгә каршы алып барган мәкереңнең ахыры ни белән бетәр, соңыннан терсәкне тешләп булмый, абзыкаем. Кызларыбызны, бигрәк тә Ләйләне акча белән боздың. Без аны яшь әле дип, гел уч төбендә генә биетеп, гаилә тормышына, кирәк чакта иргә буйсына, тыңлый, кичерә белүгә өйрәтмәгәнбез.

      Сахип Халидә ханымның соңгы җөмләсенә үз бәясен бирергә ашыкты. Батып баручы, саламга ябышкандай, сүз дилбегәсен үз кулына алуга омтылуы уңыш алып килмәде.

      – Тыныч кына ашап-эчеп утырганда, бәйдән ычкынгандай, йодрыгыңны минем бит тирәсендә уйнатуың Ләйләгә гаилә тәрбиясе бирүгә керәме?

      Халидә теге вакытта көтмәгәндә ярсып китүе өчен кызарып алса да, сәбәбе исенә төшкәч, җилкәләрен күтәребрәк куеп, Сахип файдасына булмаган аңлатмасын чыгарып салды:

      – Миңа шул көнне дусларың Чаллы якларындагы сөйрәлчегең турында тулы мәгълүмат бирделәр. Һаваны йодрык белән айкау гына аз булды әле. Башкачарак чаралар күрәсе булыр.

      Халидәнең соңгы җөмләсен тышкы ишекнең шыгырдавы өзмәсә, сөйләшү-аңлашу тирәнгәрәк китәргә дә мөмкин иде. Мунчаның әзер булуы турында хәбәре белән Габделбар килеп керде.

7

      Тормыш сәхнәсендә һәркайсыбызның үз урыны булган шикелле, Габделбар исемле Алла колының да язмышлар уенында беркем белән дә алыштыргысыз кимәле бар иде. Каһарманнарыбызның киләчәге күпмедер күләмдә Габбасовлар коттеджының бер читендә вакытлыча яшәү урыны тапкан Габделбарга да бәйле булып чыкты. «Ни өчен? Ни сәбәпле? Шундый зур кешемени ул?» кебек сорауларга җавап эзләп, хәтер канатында булса да, аның яшьлегенә әйләнеп кайтыйк.

      Габделбарның холкын ятимлек гарасаты һәм тирәлек калыплаштыра. Рәсми әтисе билгесез, загста гына Мөбарәк улы дип язылган бала әнисен дә хәтерләми. Аңа өч яшь тулганда, сәер авырудан әнисе дә фани дөньяны, бердәнбер газиз улын ташлап китә. Малайны