Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

сүзләрне дә укмаштырып чыгара алмый. Шулай да егет гомерендә бик сирәк күргән, беришесе бөтенләй яңа ризыклардан баш тарта алмады. Рөхсәт булуга, Габделбар, атна буе ач торган кешедәй, өстәлдәге төрледән-төрле тәмле азык-төлекне ашыгып-кабаланып авызына тутыра башлады. Әйтерсең лә, барысын да тиз генә капкаламаса, кемдер кире алып китәргә кулын сузган. Әсма егетнең әле уылдыкка, әле сөмбаш, керкә балыкларына, төрле чикләвекләргә ташлануына көлемсерәп тә, аның хәлен аңлап та күзәтеп торды. Бер-ике чәркә шәрабны тәгаенләп куйгач, мәҗлес үз җаен алды, өлкәннәр гаилә бәхете, аның киләчәге, ярдәмнәреннән ташламаулары турында сүз куерткан арада Габделбар песи баласы кебек йомшак, җылы нәрсәнең янтавына орынганын сизде. Әсма кулын кая куярга белми интегә икән. Габделбар аны киң учына алды. Дымлырак кулдан таныш булмаган дулкын бөтен тәненә таралып, җиңелчә калтырауга күчте. Рюмкалардан кыюлык алган егет кулын Әсманың итәгенә елыштырды, төртеп җибәрү урынына кызның кулын тирәнгәрәк төрткәндәй хәрәкәте күңеленә аеруча хуш килде. Өстәл артындагы юк-бар, чынлыкта яшьләрнең киләчәге, язмышлары турында сөйләшүләрне төш күргән шикелле генә кабул итеп утырдылар. Абыйсы вәгъдә иткән мәхәббәте тугланып ятканда, Габделбар өчен өстәл артындагы сөйләшүләрнең бер әһәмияте юк иде. Абыйсы нәрсә турында хәл кылганнарын соңыннан аңлатты. Яшьләр өйләнешкәч, Габбасовлар коттеджында торачаклар икән. Бүлмәләре элек гараж дип уйланылса да, җылы кертелгән, аерым ишеге бар, ди. Шуның өчен аларга йорт эшләрен үз җилкәләренә алу, болын хәтле бакчаны карап, бассейнның суын алыштырып, мунчаны ягып, этне ашатып тору вазифалары йөкләнә икән. Әсма көненә өч тапкыр аш әзерләү белән шөгыльләнергә, Габделбар хуҗаларының гипермаркетында тауарларны кабул итеп, килеш-китешне барлап, Сахипның сүзеннән чыкмый торган күзәтүчесе, ярдәмчесе функцияләрен өстенә алырга тиеш була, ди.

      Тәүге мәҗлес күп нәрсәне үз урынына куйды. Яшьләрнең ризалыгын сораучы да булмады. Әсма кунакларны озатырга чыкмады, өстәл артыннан аз гына күтәрелеп, кулларын изәп кенә саубуллашты. Никах вакытында да мулла бабайның әйткәннәрен кабатлап, өстәл янында гына утырды. Язылышкан вакытта да, туй күлмәге идәнгә төшеп тору сәбәпле, Габделбар кызның абыйсы бармакларын шартлата-шартлата мактаган тулы аякларын күз нурында коендыра алмады.

      Туйның икенче көнендә өстенә кыска халат киеп, чәй әзерләп йөргән Әсмасы аңа, бодай сугып кайткан көзге тук каз кебек, як-якка авышкалап йөргәндәй тоелды. Сул як җилкәсе, атлаган саен, аскарак төшеп ала. Ятагыннан күтәрелергә иренеп яткан бәхетле Габделбар сорап куйды:

      – Хатыным, әллә кичә аягыңны авырттырдыңмы, аксабрак атлагандай… Туйда биемәдең дә кебек.

      Ир хатыны булу морадына ирешкән Әсма, сүз гадәти нәрсә турында баргандай гына итеп:

      – Юк, авырттырмадым, минем тумыштан сул аягым кыскарак. Сиңа әйтмәделәрмени?

      Габделбар, йөзе белән мендәргә капланып, шактый дәшми торганнан соң, бөтен үкенечен салып ыңгырашып куйды.

      – Йа