Талгат Галиуллин

Отколотое зеркало / Китек көзге


Скачать книгу

ачыкла, – дигән булды Талип, сүз ялгау өчен генә.

      – Күп имтиханнарын минем конспектлардан файдаланып тапшырды. Кстати, ул үзе дә фән кешесе, доктор. Тик кайсы фәннәрнеке икәнен тәгаен белмим. Мин аңа «якын дустым, икътисад белгече, университет укытучысы белән киләм, рәхәтләнеп аралашырсыз» дидем.

      – Конспектка ышанып кына ерак юлга чыгу дөрес булырмы икән? Булган, беткән. Аннан бит һәрнәрсәне төрлечә бәяләп була. Бер ирләр мәҗлесендә синең сабакташың «Нәкыйп Мухаметов минем дәфтәрләрдән күчереп отличникта йөрде, дүрт ел буе үзен баржа тарткан бурлактай өстерәп бардым» диебрәк ычкындырган, – дип шаяртып, әңгәмәдәшенең нечкә кылларына кагылып, ирештереп алды. Талип, Нәкыйпнең хыял уены белән дөреслек арасындагы чикне шәйләп бетерә алмавыннан файдаланып, шундый арзанлы үртәүләрдән ләззәт таба иде. Юмор хисе тумыштан килә һәм аның һәр кешедә дә булу-булмавы күкләрдә хәл ителә икән. Партшколада алган белеменә, ишеткәннәренә, укыганнарына чын күңелдән ышанып яшәгән Нәкыйп өчен ул чор изге, шул биеклеккә шик белдерү Талиптан башка берәүгә дә рөхсәт ителми иде.

      Аларның дуслык җепләре бик нык, әлегә аны өзәрлек көч уйлап табылмаган. Шөгыльләре төрле, холык-менәзләре үзгә булган бу ике ир-егетнең Әсәк белән Кесәк яки хохол мәзәкчеләре Штепсель белән Тарапунькадай ахириләр булып, ни әйтешсәләр дә үпкәләүгә, рәнҗүгә кадәр барып җитмәүләрен аларның танышу, якынаю тарихыннан бихәбәр кешеләр аңламыйлар да, башларына да барып җитми, бу хәл алар өчен адәм баласының килеп чыгышы кебек үк мәңгелек сер булып кала бирә. Фикерләү рәвешләре, табынган идеаллары төрле булу – бер хәл. Тышкы охшашлыклары да ике аяклы, ике куллы, бер борынлы, бер авызлы ата-ана балалары булуларыннан ары китми.

      Көнбагыш сабагы мисле, кояшка тартыла-тартыла, артыгын үсеп киткән Талипның иңенә дә җитәр-җитмәс буйлы, коңгырт күзләре киң маңгае эченә кереп оялаган, куе чәченә ак буяуның заты да эләкмәгән Нәкыйпне кечкенә дип булмый. Чөнки ул гел җиргә тартылып, буйга түгел, киңлеккә киткән, әйтерсең лә, кемдер, нәрсәдер башыннан басып торып, аңа өскә таба үсәргә ирек бирмәгән. Ашыкканда тук үрдәк кебек як-якка чайкалып йөрүенә карап, Нәкыйп турында «абзый һәр адымының кадерен белеп атлый» дигәнрәк тәэсир калырга мөмкин иде. Тамакларын туйдырган һөнәрләре арасында да уртаклык юк дигән идек. Нәкыйп район дәрәҗәсендәге бүлек мөдире, ягъни урта калыптагы чиновник булса, Талип – фән әһеле, укытучы, педагог. Әйтелгәнчә, бу аерма дуслыкларына хилафлык китерми. Атна-ун көн очрашмый торсалар, берсен-берсе ирләрчә сагына, ихластан юксына башлыйлар. Күрешкәндә исә, авызларын авызга куеп, ирләреннән зарланудан тәм тапкан хатыннар кебек, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алалар. Ошбу милләт балаларын якынлаштырган мәүзугъ озак еллар дәвамында җавапсыз табышмак булып кала бирде. Мәгәр ике кеше белгән сер сер булудан туктый икән. Кемдер нәрсәдер ишетә, күрә, үзеннән өстәп, аны пышылдап кына күршесенең колагына ирештерә, ә тегесе «берәүгә дә ычкындырма, якын күреп, сиңа гына әйтәм» дип, йомгакның очын өченче кешегә тоттыра, ниһаять, бу дуслыкның