Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

теле белән әлеге сүзләрне әйтсә дә, башында: «Әйдә, сөйлә инде. Кем сөйләде – шуныкы дөрес, ди бит. Берәрсенең гаиләсен җимереп, каурый-канатларың өтәләнгән берәр җилкуарсыңдыр әле», – дигән уй чагылып үтте. Шушы берничә минут сөйләшкән арада, һуштан яздырырлык бу үткер-зәһәр карашлы яшь сылу, әллә ничә төрлегә әверелеп, Хәмзинны чын-чыннан каушатты, уңайсыз хәлгә куйды. Аның хәтта аркасы дымланып чыкты. Ниһаять, ул бу тәмсез әңгәмәне түгәрәкләү ягын карады.

      – Менә нишлим инде?.. – диде ул елмаеп һәм, аптырашта калган кеше сыман, кулларын җәеп җибәрде. – Теләсәм-теләмәсәм дә, тагын бер сорау бирергә туры килә үзегезгә.

      – Рәхим итегез!

      – Квартира мәсьәләсе ничек сезнең? Монда, ягъни мәсәлән, Чаллыда, туган-тумачагыз, таныш-белешегез юкмы?..

      Хәмзин бу сорау белән берьюлы ике куян атарга уйлаган иде. Баядан бирле: «Монда аның кеме дә булса булырга тиеш», – дигән бер уй борчый иде аны. Әмма аның бу уй-фикере дә акланмады, Казан кунагының бу якларда беркеме дә юк икән.

      Теге яки бу нәрсәне ачыклаган саен, сораулар биреп белешкән саен, бу күркәм ханым Хәмзин өчен баш җитмәслек табышмакка әверелә барды. «Кайсы яктан искән җилләр китереп ташлады соң әле моны? Һич югында, документларына күз төшереп аласы иде бит. Берәр аферистка-фәлән булмагае…» дигән уйлар да әллә ни еракта йөрмәделәр. Шулай да сер бирергә теләмәде ул, киңәш-табыш иткәндәй, үзенчә тәкъдим кебек нәрсә дә ясап алды: «Бары тик шушы больницада гына да, – диде ул, – кырык елдан артык эшләгән няня бар. Бер гарип кызы белән генә яши. Вакытлыча шуларда торып торырсыз. Аннары инде без сезне, яшь белгеч буларак, квартира белән тәэмин итү чарасын күрербез». Ни әйтсәң дә, Гайния түти үз кеше, аның аркылы кайбер нәрсәләрне дә белеп булыр, дип уйлады Булат Хәнипович. Һәм ул: «Мәсьәләне хәл иттек, алайса», дигән кебек, ике кулы белән өстәлгә таянып, урыныннан күтәрелде.

      – Ә хәзер танышып алсак та ярый торгандыр инде… Исемем Булат. Булат Хәнипович дип йөртәләр. Ә фамилиям – Хәмзин.

      Баш врач белән бер үк вакытта урыныннан купкан Дисә дә, кара челтәр перчаткасын салып, кыйммәтле таш елкылдаган йөзекле нәфис кулын булачак хуҗасының учына салды.

      – Дисә. Фамилиям – Әнәсова.

      Икенче көнне, иртәнге обход вакытында, больницаның бөтен персоналлары да диярлек бергә йөрделәр. Баш врач, палаталарга кергән саен: «Менә, иптәшләр, таныш булыгыз, безнең яңа сотруднигыбыз», – дип, Дисә белән таныштыра барды.

      Ниһаять, җиңел авырулар ята торган иң зур палатага да чират җитте. Кичә бакчада, соңыннан палатага кергәч, журналдагы рәсемнәргә күрсәтеп, үзенең ялгышмавын «исбат итәргә» өлгергән «артист» та шушы палатада иде. Баш врачның «яңа сотрудник» турындагы сүзләрен ишеткәч, аның авызы менә-менә сызгыра башларга җыенган кешенеке сыман бүрәнкәләнеп калды.

      Ике-өч көн эчендә Дисә больницада үз кеше булып алды. Авырулар белән дә бик тиз дуслашып, уртак тел табып өлгерде. Больницаның башка персоналы белән дә бик тиз аралашып китте.

      Чыннан да, ничектер гелән шулай була килде: Дисә һәрвакытта да игътибар үзәгендә. Аның үз-үзен тотышына, кыланышларының