Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

янәсе. Бу ысул борынгы Кытайда аеруча нык таралган һәм киң кулланылган…

      Дисә, рәхмәтләр әйтеп, язманы кире кайтарып бирде. Нинди генә мактау сүзләре әйтү дә аз булыр төсле иде. Һәм ул, ни дип әйтергә дә белмичә торганнан соң, теленә беренче килгән сорауны бирде:

      – Нинди максат белән яздыгыз соң бу эшне?..

      Гази өзеп кенә җавап бирә алмады. Башта шаярган кебек итеп: «Үзенә күрә бер хобби: кемдер маркалар җыя, кайберәүләр буш шырпы капларыннан коллекция туплый. Ә мин кәгазь буйыйм», – дигән булды, әлеге четерекле сораудан уен-көлке белән котылырга теләп. Әмма Дисәнең җитди йөзен күргәч, тавышына кадәр үзгәрде Газиның. Шунда да әле… уенын-чынын бергә кушып: «Кеше үз тормышын нәрсә белән булса да тулыландырырга тиеш бит», – диде.

      Инде алай да Дисәнең соравына канәгатьләнерлек җавап бирә алмагач, фәлсәфә сатып алды. Кешенең, янәсе, үз тормышында ике төрле төп таянычы була. Беренчесе – яраткан хезмәте. Андый чакта кемнәрнеңдер этлек итүен дә, ачлы-туклы торуны да, хәтта иң якын кешеңнең хыянәтен дә күтәреп була…

      – Ә икенчесе? – дип сорап куйды Дисә.

      – Икенчесе… Икенчесе аның – балалар. Зур таяныч, зур куаныч, зур юаныч бит ул балалар. Үз гомерләрен тулысынча балаларына багышлаган кешеләрне беләм мин. Зарланмыйлар, бик канәгать булып дөнья көтеп ята бирәләр.

      Шулай да Газиның «геронтология» гә багышланган хезмәте бөтенләй үк файдасыз калмаган. Трактатның уннарча ел буена күзәтүләр алып барып, конкрет мисалларга таянып эшләнгән тәҗрибә өлешен бер татар егете үзенең диссертациясендә файдаланган. Хәзерге вакытта ул иптәш Киевтагы Геронтология институтында фәнни хезмәткәр булып эшли икән, һәр бәйрәм саен Газига телеграмма, открытка җибәреп тора ди. Кыскасы, киләчәге зур һәм бик өметле икән егетнең.

      Дисәнең Чаллыга килүенә атна-ун көн дә үтмәгәндер, Гази белән дуслашып, якынаеп киттеләр. Больницада гына түгел, эштән соңгы буш вакытларын да бергәләп уздырырга тырыштылар. Икәүләп киноларга, театр-фәлән килсә – театрга бара торган булдылар. Соңга калган көннәрдә Гази аны Гайния түтиләргә кадәр озатып та куйгалады. Ә инде бик үк соң булмаса, Дисә янына кереп, һәйбәт варенье белән чәй эчеп чыгарга да тартынмый иде Гази. Күңеле һәрчак сагыш, сызлану белән тулы Гази ул көннәрдә үзен, чирек гасыр буе дөм караңгы җир асты куышында адашып йөреп тә, кинәт кенә кояш нуры белән балкыган көн яктылыгына килеп чыккан сыман хис итте. Күңел түрендә пыскып яткан, киләчәккә баглы булган өмет-хыяллар кинәт кабынып, талпынып куйгандай булдылар. Рәхәт-куанычлы чын юану белән яшәде Гази ул көннәрдә. Гаҗәп тә түгел, күпме гомере хиссез, нурсыз һәм мәхәббәтсез үтте бит аның.

      Гази белән Дисә арасында бик озак бергә яшәгән, аралашкан кешеләрдә генә була торган, бер-береңне ярты сүздән үк аңлый торган якынлык хасил булды. Дисәгә дә Гази белән очрашу, аның янында булу ихтыяҗга, хаҗәткә әверелде. Шунысы гаҗәп, Гази белән очрашканнан соң, аның Казанда алган йөрәк ярасы сүрелгән, күңеленең ярсып айкалулары әкренләп