Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

Аның кебекләр генә түгел, аннан болайраклар да анда мәңгегә башларын салдылар…

      Уйлый калсаң, исең-акылың китәрлек бит. Һәр адымда үлем сагалап торган яу кырларында ниләр генә кичерергә туры килмәде Иргалигә. Берничә тапкыр әҗәл белән күзгә-күз очрашты, бары тик кыюлыгы белән тапкырлыгы аркасында гына исән калды. Аны бит бер тапкыр хәтта хәрби-кыр суды белән атарга дип тә хөкем иткәннәр иде. Алты ел эчендә башыннан кичергән хикмәтләр, кем әйтмешли, үзе биш-алты кешегә җитәр иде.

      Аяклар – фикер көпчәге, дигән сүзне ишеткәне бар иде Иргалинең. Чыннан да, җил-җил килеп атлаганда, башка нинди генә уйлар килми дә, нинди генә татлы хыялларга бирелмисең. Берсе икенчесен алыштырып торган истәлекләр, хатирәләр кайларга гына алып китмиләр…

      Шулай уй иркенә бирелеп атлый торгач, искәрмәстән генә яшен камчысы уйнаклап алгандай, миендә бер балкыш чагылып китте Иргалинең. Ул бер мизгелгә туктап калды. Күрче, зинһар! Соң бит, шул ук Казан каласында аның, ярдәм кулы сузмаса да, барып һич югында киңәш-миңәшләшерлек кешесе бар икән ләбаса! Кешесе нинди бит әле! Мәшһүр Казан каласында гына түгел, ә бөтен губернага танылган, үзлегеннән шифаханә тоткан атаклы доктор Клочкинның бердәнбер улы. Исеме дә хәтерендә – Илья Олегович. Хәер, ул вакытта Илья Олегович аның өчен бары тик «Ваше благородие!» иде. Иргали күпмедер вакыт прапорщик Клочкинда денщик булып торган иде. Офицер булса да, Илья Олегович ифрат та миһербанлы, олы җанлы кеше иде. Иргалине дә кимсетмәде, башкаларга да кыерсытырга ирек бирмәде. Тик шулкадәресе бар, Иргалинең Илья Олегович белән соңгы тапкыр очрашуына да биш-алты ел вакыт үтеп китте. Әлеге утлы-кылычлы, канлы-дәһшәтле дәвердә кемнәр белән ниләр генә булып бетмәгәндер дисең. Дөрес, моннан ике ел элек Иргали әлеге Клочкинның якын дусты Аркадий Алексеевич Тарановны очратты. Уйламаганда-көтмәгәндә очраштылар. Шуның аша ул Илья Олеговичның исән-сау икәнлеген белде. Алай гына да түгел, Илья Олегович та Иргалине хәтерли икән. Хәтта: «Шул татарны күрергә язса, алдына тезләнер идем», – дип әйтеп әйткән, имештер. Хәер, әйтсә дә әйткәндер, чөнки Иргали сугыш яланында Илья Олеговичның гомерен саклап калган иде. Аныкын гына микән? Бәлки, үзенекен дәдер…

      Иргали, кем беләндер әрепләшкән сыман итеп, үзалдына сөйләнеп алды:

      – Пычагымамы миңа синең тезләнүең… Әгәр дә син чын кеше икәнсең, әйдә, ярдәм кулы суз. Бер дә булмаса, җан саклар акча юнәтерлек, кулдан килерлек хезмәт табыш. Менә ичмаса булыр эш!

      Күптән узган вакыйгалар искә төшү Иргалинең дә уй-фикерләрен яңартып җибәрде. Үзенең туган ягы, туган-тумачалары белән саубуллашып, сугышка дип чыгып киткән чаклары күз алдына килде…

      Шунда бер бик ачы хакыйкатькә төшенгән иде Иргали: чутка да саналмаган, чүп урынына да тормаган икән солдат гомере. Моны ул солдатка алынуның икенче көнендә үк үз башыннан кичерде. Иң әүвәл, Чаллыга алып килеп, ниндидер иске баржаның караңгы трюмына дыңгычлап төяп, Казанга илттеләр. Ристаннар урынына алып бардылар, ачлыктан интектерделәр,