Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

солдатның күзенә керергә теләгәндәй, текәлеп карап торды, тамагын кырып, чаларган сакал-мыегын сыйпаштырды. Бары тик шуннан соң гына, янына килеп баскан икенче яшь офицерның кулындагы ачык тартмага сузылды. Аннан ялтырап торган медаль алып, Иргалинең түшенә кадады. Аннары елмайгандай итеп:

      – Благодарю за верную службу! – дип, уң кулын чигәсе турысына күтәрде.

      Иргалинең көчле тавышы янә һаваны ярды:

      – Рад служить, Ваше высокоблагородие!

      Кунаклар палатадан чыгып китү белән, яралыларның йөри алырлыклары Иргали янына җыелдылар. Башта тәбрикләделәр, аннары түшенә тагылган медальне алып, кулдан-кулга күчертеп, бик җентекләп караштырдылар. Тора алмаган яралыларга да тоттырып караттылар. Бу – 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллык юбилее уңае белән чыгарылган махсус көмеш медаль иде.

      Офицерын ут, газ эченнән алып чыккан өчен бирелгән әлеге медаль төп-төгәл бер елдан соң Иргалинең үзен үлемнән алып калыр дип кем уйлаган! Ул вакыйга көне-сәгате белән хәтерендә аның. Үлгәндә дә онытасы юк.

      1917 елның 9 июле иде. Двинск каласы янында хәрәкәт итүче 734 нче полк командованиесе, Вакытлы хөкүмәт күрсәтмәсе буенча, большевик-агитатор Акимны кулга алырга боерык бирә. Бу вакытта инде Иргали үзенең полкташы Аким белән шактый ук якынаеп өлгергән иде. Ул аның солдатлар арасында «Окопная правда» газетасын таратуын да, рота яшерен комитетының председателе булуын да яхшы белә иде. Шул ялкынлы агитатор-большевик авызыннан бит инде Иргали беренче тапкыр буларак Ленин турында ишетте. Ленинның абыйсы Александрның патша тарафыннан җәзалап үтерелүен дә, тигез хокук, азатлык даулап көрәшкәннәре өчен, кыз туганнарының да төрмәләрдә утырулары, сөргеннәргә озатылулары турында сөйләгән иде Аким. Ленинның барлык милекне гомуми халык милке итү турында хыяллануы һәм шуның өчен аяусыз көрәш алып баруы турында да Акимнан ишетте Иргали. «Кешене изүгә корылган дәүләт бетерелергә, власть халык кулында булырга тиеш», – дияргә ярата иде полкташы. Акимның ленинчы большевик булуы да, берничә тапкыр кулга алынып, төрмәләрдә утыруы да Иргали өчен сер түгел иде. Шунда Иргали революционер, большевик дигән төшенчәләрнең чыдамлык, каһарманлык дигән сүзләрдән аерылгысыз икәнлегенә төшенде.

      Әлеге көтелмәгән вакыйга шул Акимны кулга алу вакытында булды. Нинди хис кузгалгандыр, Иргали дә озак уйлап тормады, өермә кебек ябырылып, Акимны яклаучы солдатлар арасына барып керде. Кулга алырга дип килгән офицерларның берсе: «Нәрсә, бунтмы бу? Хәзер үк таралыгыз, югыйсә атам…» – дип, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды. Янап кына да калмады, Акимны яклаучы солдатларга төзи үк башлады. Шунда солдатларның берсе, мылтык түтәсе белән сугып, офицер кулындагы коралны бәреп төшерде. Кулы шартлап сынган офицер, яраланган ерткыч кебек үкереп, сыгылып төште. Штык белән икенче офицерның күкрәген яраладылар.

      Бу кораллы бәрелеш бик кыйммәткә төште. Биш солдат кулга алынды. Алар арасында Иргали дә бар иде. Эшне бик коры тоттылар: кулга алынучыларның күбесен хәрби кыр