Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

салды. Араларыннан берәве, ниндидер атаклы татар байгурасы ачкан «Болгар» дигән ресторанда иртәнге өчкә кадәр булуы, ниндидер Рәшидә туташның бик оста җырлавы, кемнеңдер милли биюләр белән чыгыш ясавы, соңыннан милли оркестрның яңа әсәрләр башкаруы турында бик тәфсилләп гәп сатты. Тыңлап торгач төшенде Иргали, татар байлары да, рус купецларыннан күрмәкче, төн буе сату итә торган милли рестораннар, мосафирханәләр, ашханәләр ачу кебек төшемле кәсеп белән шөгыльләнә башлаганнар. Менә НЭП дигән нәмәстә ниләр китереп чыгарган, дип уйлап куйды Иргали.

      Тагын бер яңалык турында ишетте ул: завод-фабрикалар туктау сәбәпле эшсез калучыларга ярдәм күрсәтү өчен, хөкүмәт хезмәт биржалары оештырган. Бу биржаларда һәр профсоюзның үз бүлеге булып, алар үз әгъзаларын хисапка алу һәм хезмәткә урнаштыру буенча чаралар күрә икән. Әле гәп сатып, кәеф-сафа корып утырган яшьләр ниндидер татар артистының хезмәт биржасында исәптә торуын телгә алдылар.

      Ул арада Иргали аяк киемнәрен алыштырды. Чолгауларының җайлы-җайсыз уралуын белергә теләгәндәй, күн итекләре белән идәнгә типкәләп алды. Яшьләр, җәһәт кенә аның ягына борылып, тынып калдылар. Әмма Иргали моңа игътибар итмәде, кулланылган савыт-сабаны җыештырып, өстәлләрне сөртеп йөрүче егеттән бер стакан кайнар су сорап алды да ишек янындагы юынгычлар янына юнәлде. Күз ачып йомганчы ялт иттереп кырынып та ташлады. Мыек чылгыйларын рәтләгәннән соң, үзен яшәреп киткән сыман хис итте.

      Иргали, һәйбәтләп юынып, үз өстәле янына килгәндә, шау-шулы яшьләрдән җилләр искән, азык-төлек калдыклары һәм савыт-саба тулы өстәл янында бары тик бер генә кеше утырып калган. Иргалине күздән яздырмаска теләгән бер кыяфәт белән утырган бу татар агай-эненең килде-китте кеше түгеллеген чамалау әллә ни кыен түгел иде. Өс-башы да затлы, кыяфәте дә укымышлы-зыялы кешегә охшаган. Алдында тәртипсез рәвештә ташланган газеталар ята. Күз карашлары үткер. Йөз-чырае да мөлаем. Ияк очында гына калдырылган җыйнак сакалы үзенә бик тә килешеп, йөз чалымнарына инсафлык, риясызлык өстәп тора иде.

      Ахыр чиктә агай-эненең тәкате бетте, ахрысы, һәрбер хәрәкәтендә көч-гайрәт, ашкыну, килеш-килбәтендә ихтыяр көче һәм әллә ниткән тынгысызлык ташып-бөркелеп торган солдатка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Иргалинең кем булуы, кайдан, нинди йомыш белән Казан тикле Казанга килеп чыкканлыгы белән кызыксына башлады.

      Иргали үз-үзенә чиксез ышанган бер кыяфәткә кереп җавап кайтарды. Әйдә, белсен солдатның кемнәр белән эш иткәнен. Кеше кайда да үз дәрәҗәсен саклый белергә тиеш.

      – Менә ничарадан бичара хәленә төшеп, Казан каласы тарафларын бер әйләнеп кайту нияте белән килгән идем әле, – дигән булды ул. Әмма бу могтәбәр кыяфәтле кеше белән алай дорфа сөйләшергә кирәк түгеллеген бик тиз абайлап алды. Шундук төзәтенде. Нинди йомыш белән килүен яшермичә ачыктан-ачык сөйләде дә бирде һәм бик дөрес итте.

      «Доктор Клочкин» исемен ишетү белән, әлеге укымышлы-зыялы кешегә охшаган агай-эне Иргали янына ук күчеп утырды.

      – Бик беләм,