Скачать книгу

авырлыгында түгел иде. – Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бер генә мизгелгә икеләнеп торды да тезеп китте: – Таҗи әнисенең, ягъни каенанамның хәле кинәт начарланды. Торып йөри алмас булды. Җитмәсә тагын, Таҗины да укырга өнди башладылар. Киңәш-табыш иттек тә шулайрак хәл кылдык. Шуның өстенә әле тагын, яңа гына өйләнешкән чагыбыз иде… – Бу сүзләрне әйткәндә Җәүһәриянең күзләре көлә, йөзеннән сөенеч, куаныч нурлары балкый. Гомумән, бу сылу хатынның йөзе ниндидер нур, илһам белән өртелгән иде.

      Таҗи да көлмичә булдыра алмады.

      – Ул ягы да бар иде, әлбәттә, – диде ул, хатыны сүзләрен җөпләп.

      Күңелемнең кайсыдыр бер чите белән Җәүһәриянең институт хәтле институтны ташлау вакыйгасында чак кына гаделсезлеккә охшашлы нәрсә барлыгын сизенгәндәй булдым. Һәм кабат сорау бирдем:

      – Укуыгызны ташлаганга үкенмисезме соң? Бераз вакыттан соң үкендерә ул…

      Җәүһәрия капылт кына җавап кайтармады. Күркәм йөзеннән сизелер-сизелмәс кенә күләгә йөгереп үткәндәй булды. Әмма шунда ук эчкерсез күтәренке тавыш белән кырт кисеп әйтте:

      – Юк, үкенмим!.. – диде ул. Йөзе яңадан нурланып ачылып китте аның. – Юк, һич кенә дә үкенмим. Аның каравы менә Таҗи укый. Икебез дә укымышлы, икебез дә, мәрхүмә әнкәй әйтмешли, урындагы кеше булсак, тормышны кем алып барыр соң! Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем салыр, дигән сыман булыр иде ул. Аннары бит, хатын-кызның тагын әле мең төрле башка мәшәкатьләре дә була… – Җәүһәриянең сүзе бетмәгәнлеге, аның тагын нәрсәдер әйтергә җыенуы йөзенә чыккан. Чак кына бүлтәебрәк торсалар да, гаять килешле алсу иреннәре һәм очкынлы күзләре елмаялар иде. Бермәлгә сынау карашы белән икебезгә дә күз төшереп алганнан соң, болайрак дип сүзен ялгап китте: – Тагын шулкадәресе дә бар, Таҗига начальник, ягъни урындагы кеше булу ифрат та килешә. Ул бит инде элек тә, бәләкәй генә булса да, начальник кисәге иде. Соңгы өч елын авыл Советында секретарь булып эшләде. Аның телефоннар, тәтәй кара савытлары куелган өстәл артында утыруларын күрсәгез, шаклар катар идегез инде менә!..

      Җәүһәрия бу юлы да чак кына арттырыбрак җибәрүен үзе үк сиземләгәндәй булды. Һәм, берни дә булмагандай, җәһәт кенә урыныннан кубып: «Ягез әле!.. Җитешегез инде. Хәзинәдә бары…» – дип, ду китереп безне кыстый башлады. Хәтта кыстап кына да калмады, өлгер-җитез куллары белән табындагы ризыкларны безнең алга шуыштыра башлады.

      Бөтен дикъкатем Җәүһәриядә иде минем. Ирексездән аның хатын-кыз өчен бераз эрерәк булып күренгән кулларына игътибар иттем. Хәрәкәтләре төгәл, җитез, искитмәле. Куллары кулга йокмый. Сул кулының исемсез бармагында юкарып беткән, өзелеп чыгар хәлгә килгән кашсыз көмеш йөзек. Ә бит тирәнтенрәк уйлап карасаң, бу эшчән, җитез-өлгер кулларны җәүһәр ташлары белән бизәсәң дә, аз булыр төсле иде. Чөнки гади куллар түгел иде алар. Шулчак мине ниндидер гаять зур, әйтеп бетергесез соклану хисе яулап алды. Менә шушы куллар бит инде безнең тормышыбызны алып бара, безне туендыра, киендерә. Менә шушы хатын-кыз куллары бит инде түзә алмаслык авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тормышның мең