Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

– дигән сүзләренең асылына, мәгънәсенә төшенгәндәй булдым.

      – Исәнмесез!.. – дидем мин, мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышып. – Исән-сау гына килеп җиттегезме?

      Чана янында мәш килгән юан гәүдәле хатын башын калкытты да, минем якка каерылып, сәламемне алды. Әйбәт кенә килеп җитүе турында әйтте. Тик көннең генә кирәгеннән артык салкын булуыннан зарланды.

      Өстенә кимичә чыккан Таҗи безнең сүзне бүлде:

      – Ярар, ярар, җәмәгать… Әйдәгез, тизрәк! Югыйсә өтәли дә башлады монда суык. Соңыннан танышырсыз. Ә хәзер, әйдә, Фәйзи, тот чананың мөгезле башыннан.

      Өчәүләшеп көч-хәл белән авыр чананы югары катка менгездек. Хатын бик белдекле кыяфәт белән әмерләр бирә башлады.

      – Таҗи, – диде ул, ишек тоткасына кулын салгач. – Бәрәңгене өйгә кертерсез. Ә теге капчыктагы ит-майны чоланга эл. Чана башында яткан ак төенчекне өйгә керт. Саграк кылан, анда ватыла торган нәрсә дә бар. Ә мин бу кием-салымнардан бераз арыныйм әле. Югыйсә селкенер хәлләр калмады…

      Хатын кереп китү белән, авыр йөк астында шыгырдап торган чанадан әйберләрне чишеп ала башладык.

      – Ай-яй! – дидем мин, Таҗиның кәләшен мактагандай итеп. – Ат йөге кадәр бар ич бу, билләһи…

      – Күп салган шул, – диде Таҗи, минем белән килешеп.

      – Авылдан ук җәяүме?

      – Кем белә инде аны. Кыш көне ул яктан кыенрак шул. – Һәм шунда ук, «юкка исең китмәсен» дигән кыяфәт белән өстәп куйды. – Ничего! Җен кебек таза ул…

      Ул арада бүрек-кожаннарын салып өлгергән хатын үзе дә килеп чыкты. «Булдымы?» – дип сорады да без чишеп куйган төенчекләрне җилтерәтеп күтәреп алып, кайсын чоланга, кайсын өйгә ташый башлады. Безнең өлешкә сырган мамык юрганга төрелгән олы бер капчык бәрәңге генә калды.

      Өйгә кердек. Таҗиның хатыны, өс-башын рәткә китерергә дип, кече якта калды. Без исә, гаять зур эш кырган кыяфәт белән, ах-вах килеп, яңадан табын янына килеп утырыштык.

      Таҗи «Хәзер барысы да җайланыр» дигән кыяфәт белән кулларын угалап алды һәм, түземлеген җуеп, кече яктагы хатынына дәште:

      – Син тиз буласыңмы анда?

      – Хәзер, хәзер! Булдым… – диде тегесе, үзенең шулай тоткарлавына уңайсызланган сыман тавыш белән.

      Чыннан да, шулчак ике бүлмәне бүлеп торган чүпрәк селкенеп китте һәм түр якка Таҗиның хатыны килеп керде. Кинәт кояш чыгып, бүлмәне яктыртып алгандай булды. Мин исә авызымны ачтым да хәйран булып каттым да калдым. Бит алмалары, озак вакыт салкында йөргәнгә, алсуланып янып тора. Түгәрәк йөзендә елмаюга охшашлы үзенә бертөрле мөлаемлык балкый. Менә шундый хатын-кызлар турында инде: кызыллыгы җиргә төшеп тора, диләр. Чәче урталай бүленеп, һәйбәтләп үреп куелган, калын һәм озын толымының берсе күкрәк өстенә яткан. Өстендә исә гап-гади юка күлмәк. Буй-сыны гаять килешле. Җыйнак, нык балтырлы аякларына ап-ак йон оекбашлар киеп алган. Күкрәкләре мул, әмма килбәтсез түгел. Аның каравы бил тирәләре гаять хәрәкәтчел. Кыскасы, авылыбызның иң сылу, атаклы гүзәле булырга тиеш иде ул. «Пар килсәләр дә килерләр икән», – дип уйлап куйдым мин. Чөнки Таҗи да ир-ат арасында бик