Скачать книгу

әйтергәме-әйтмәскәме дип, бераз икеләнеп торды. Аннары, гаять зур сер ачарга җыенган сыман, Дисәгә якынрак килергә ишарә ясады. Як-ягына каранып алгач, тезә башлады:

      – Хәер, сезнең күзегезне ачып, башта ук кисәтеп кую минем бурычым. Кем белән эш иткәнегезне сез дә белергә тиеш…

      – Аның пленда булганлыгы турында мин ишеткән идем инде…

      – Хикмәт аның пленда булуында гына түгел, ә пленда вакытта ниләр эшләвендә. Баштарак мин дә, нәкъ сезнең кебек, ышанасым килмичәрәк йөргән идем. Әмма моннан берничә ел элек мине махсус урынга чакыртып алдылар. «Кем белән бер түбә астында эшләвегезне сез дә белергә тиеш», – дип, алдыма бер «Дело» куйдылар. Шул «Дело» дан ниндидер журнал чыгарып[1], кәгазь кыстырып куелган урынын ачтылар да бер фото күрсәттеләр… Әле дә булса күз алдымда тора ул фоторәсем. Анда аягүрә баскан бер фашист палачы бернинди гөнаһсызга вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән меңнәрчә совет кешеләренең канына буялган кулы белән 4862 номерлы әсирне, ягъни мәсәлән, безнең хөрмәтле хирургыбызны кочаклап тора… Ә рәсем астында мондый сүзләр: «Рейхскомиссар обергруппен фюрер Отто Шульц үлемнән коткарып калган «фәрештә» кушаматлы совет врачына рәхмәтен белдерә…» Менә шундый ул сезнең сокланып туя алмаган Гази Хаҗиевичыгыз…

      – Ә ни өчен минеке?

      – Анысы сүз уңаенда гына әйтелде.

      – Билгеле, уяу, сизгер, сак булырга да кирәктер. Әмма бу мәсьәләгә карата минем үз фикерем дә бар. Шундый чакта ирексездән Чеховның бер әйткән сүзе искә төшә. «Аллага ышану – ул әллә ни зур хикмәт түгел, аңа Бирон да, Аракчеев та ышанган. Сез менә кешегә ышаныгыз», – дигән ул.

      – Вакыты белән, Дисә, кешегә түгел, үзеңә дә ышанып бетеп булмый. Мыскыл иткән кебек: «Уяу, сак, сизгер булырга кирәк», – дигәнеңә күрә әйтәм. Тормыш шулай булырга өйрәтә. Эт белән эш итсәң, итәксез калырсың, ди бит мәкаль.

      – Билгеле, һәркем үз кетәгеннән карап фикер йөртә. Әмма Гази Хаҗиевич сез уйлаганча ук ышанычсыз кеше түгел. Һич кенә дә андыйга охшамаган. Шуның өстенә искиткеч оста, кыю хирург…

      Хәмзин мыскыллы-зәһәрле төрттереп куйды:

      – Кая инде! Кыюлыгын беркөн күрдек әнә…

      – Алай димәгез. Сез бу юлы да хаклы түгел. Ул көнне хирург чын-чыннан могҗиза эшләде. Тик нишләмәк кирәк, хирургиянең дә кодрәте чиксез түгел… Аннары аның диагноз куюларына гына игътибар итегез сез, тулы консилиумың бер читтә торсын… Аннары кайчандыр, кемдер, ниндидер гөнаһ ясады, җинаять эшләде дип, кешене гомере буе эзәрлекләргә дә димәгәндер ич. Гомер уза, кеше үзгәрә…

      Булат Хәнипович бу юлы да Дисәгә каршы төште:

      – Юк!.. – диде ул. – Кеше табигате һичкайчан да үзгәрми. Кеше, тормыш шартларына карап, бары тик яраклаша гына бара. Син бит, Дисә, бернәрсә дә белмисең. Шуңа күрә шулай кырлы-мырлы сөйләнәсең дә… – Баш врач, чак кына пауза ясаганнан соң, Дисәгә сынап-текәлеп карап тора башлады. Тагын нидер әйтергә җыенганлыгы йөзенә чыккан, мөлаем ияге очланып килгән. Чыннан да, әйтер сүзе булган икән аның. – Әйтсәм әйтим инде, – дип сүзгә кереште ул. – Үзегез дә минем өчен шактый