Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

маршрутыбыз – промыселда булу. Аның да нефтьчеләр теленә «Бондюг ятмасы» дип кергән өлешенә юл тотуыбыз. Комиссия әгъзаларын, Түбән Кама ГЭСын корып бетергәч, «Чулман-диңгез» сусаклагычы астында калачак йөзләрчә скважинаның язмышы кызыксындыра иде.

      Без юлда. Көн аязса да, җил басылмады, аяк астының да рәте-чираты юк: кая карама – уйдык та чокыр, дулкынланып яткан болганчык күлдәвек.

      Безнең вездеход – «пазик», әле бер якка, әле икенче якка ава-түнә һаман алга таба үрмәли. Вакыты белән чабулап, шадраланып торган болганчык су эченә шуып төшә. Аннары яңадан җан-фәрманга моторын үкертеп, юл өстенә күтәрелә.

      Пассажирларны күздән кичерәм. Кремнев белән Галина Николаевна булмагач, игътибарым бер-берсенә бик охшаган ике яшь иптәштә. Мин аларны тикмәгә генә «Әгъли белән Тәгъли» дип атамаганмын, исемнәре дә бер үк – адашлар булып чыктылар.

      Урыным алар белән янәшә туры килде. Үзара гәпләшкәндә, сүзләренә колак салгалыйм. Ике сүзнең берендә ниндидер «контроль саннар», «предлагать», «рекомендовать», «перспектива»… кебек сүзләр кулланалар. Бу сүзләрдән шул кадәресе аңлашылды: әлеге зур, вәкаләтле комиссиянең төп отчётын да шушы иптәшләр төзиячәкләр икән.

      …Ул көнне кунакханәгә арып-алҗып, тәмам хәлдән таеп, бары тик төн урталары якынлашканда гына кайтып егылдык. Шулай булуга да карамастан иң әүвәл, әлбәттә, Анатолий Степанович Кремневның хәле белән кызыксындык. Алынган җавап күңелемә сары май сыман ятты, арыганлыгым да кул белән алып ташлагандай юк булды.

      «Чаллыга Мәскәү кадәр Мәскәүдән ниндидер бик зур комиссия киләсе икән» дигән хәбәр халык арасына күптән таралып өлгергән иде инде. Шул уңай белән райкомда, район Советы башкарма комитетында берничә көн рәттән киңәшмәләр уздырылды. Район үзәген чистарту, тәртипкә кертү чаралары билгеләнеп, өмәләр үткәрелде.

      Киләчәк комиссиянең шаукымы район үзәк больницасын да читләтеп узмады. Ике көн рәттән «генераль» җыештыру булды. Ишегаллары чистартылды, авырулар ята торган палаталарның да асты-өскә китерелде, төп корпусның паркет идәннәре көзгедәй елкылдап калды. Ансыз да чисталыкны, пөхтәлекне яратучы баш врач халыкның өстендә торды. Чак кына ул дигәнчә булмаса да, күтәрелеп бәрелде, түз генә; ул яктан талканы коры аның.

      Комиссия шаукымы кемгә тәэсир иткәндер, әмма Гайния түтинең моңа әллә ни исе китмәде. Чөнки аңа соңгы көннәрдә шактый авыр хәлләр кичерергә туры килде. Барысы да шул бораулау мастерының үлүеннән башланды. Җитмәсә тагын, авыру аның кулында үлгәндәй сүнде. «Нинди генә гөнаһ шомлыклары булды соң әле!..» – дип, Гайния түти җанын кая куярга да белмәде. Ә бит Газиның тәмам җаны чыккан, сантый әйтмешли, «теге дөньяда булып кайткан» авыруларны да аякка бастырган чаклары бар иде. Бик яхшы хәтерли Гайния түти ул көннәрне. Андый вакытта ярты гомерен больницага биргән карт няняны бетмәс-төкәнмәс куаныч, шатлык били торган иде.

      Ә бит әлеге мастерның үлүендә Газиның тырнак очы кадәр генә дә гаебе юк. Больницага китергәндә, мастер инде мәет тә мәет, ул да мәет иде. Аңы юк, йөзендә кан әсәре калмаган, авыз тирәләренә кара кан чыгып каткан… Атаклы бораулау мастеры, диделәр үзен. Баулы ягыннан килгән,