Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

сөйрәп диярлек түр якка алып чыкты.

      Әти кеше үзенә таба төбәлгән күкбаш чәчәгедәй елтыр зәңгәр күзләрне күрде дә ах итте.

      – Кызым минем!.. Балакаемдыр ла!.. Кил яныма, – дип ятсынган балага таба үрелде.

      – Әй-йе-ем… – диде нәни кызчык, киреләнеп. Ул да булмады, Миңсылу апасы кулыннан ычкынып, яңадан җәһәт кенә почмак якка, аралыкка кереп качты.

      Иргали Миңсылуга арба башындагы төенчекне алып керергә кушты. Өлгер-җитез кыз баланың бер аягы анда, икенчесе монда. Тастымалга төрелгән төенчеккә дүрт-биш кабартма, ике пешкән йомырка, бер кисәк ит тыгылган иде.

      Ул арада авыру да үзенең катгый сүзен әйтте:

      – Гөлүсә!.. Гөлүсә кызым, курыкма, синең әтиең ич ул. Бире чык…

      Миңниса апасының сүзе үзенекен итте: кызчык, кыюлыгын җыеп, ике бүлмә аралыгына килеп басты.

      Иргали, иң әүвәл кабартмаларның берсен алып, нәни кызчыгы Гөлүсәгә тоттырды. Шул форсаттан файдаланып, нарасыен кулына күтәрде. Бала арык һәм каурый кебек җиңел иде. Аның сәләмә киемен, тузгыган башын, мич янында мәш килгәнгәдер инде, корымга буялган бит-йөзен, кутырлый башлаган ияк тирәләрен күрү Иргалине әллә нишләтеп җибәрде. «Газиз балакаем ла!..» – дип, кабат йөрәге әрнеп, йөрәге сызып куйды. Керфек төпләре дымлануын тойды.

      Иргали баланы сәке йөзлегенә утыртты да Миңсылуга бер кабартма бирде. Ике кабартма, бер йомырка һәм салкын итне алып: «Капкалап алыгыз әле, хәл кереп китмәсме?..» – дип, авыру алдына китереп куйды. Әмма Миңниса апасы ашаудан баш тартты. Иргалинең түземсезләнеп кыҗрап торуын абайлапмы, кичекмәстән хәзер үк Гөлниса янына барып килергә кушты.

      – Куанычлары кочакларына сыймас инде бәгырькәемнең. Иллә мәгәр сагына иде инде. Үзеңне телләреннән төшерми иде. Урамнарга чыга иде дә пристен юлларына, син кайтасы якларга мөлдерәмәләр итеп карап торыр иде, җаныем. Искәрмәстән иңенә ишелеп төшкән бу бәхеттән аңына зыян-зәүрәт килмәсә генә ярар иде. – Сырхау Гөлнисаның кайда, нинди эш башкаруы турында әйтте. – Бер сынык икмәк бәрабәренә бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы эштә. Мине карап, мине саклап ята алмый бит инде. Авыру бактың ни дә, авырып яттың ни – барыбер. Менә шулай җан асрап ятыш… Кызым Миңсылу, бар, җизнәңне Гөлниса апаң янына озатып куй. Бар, кызым…

      Биш-алты чакрым араны җил уйнатып чаптырып кына уздылар. Иргалинең күңеле канатлануга, берсеннән-берсе татлы уйлар туып, куанычы ташуга һич тә чик-чама юк иде. Хикмәтле Хода, юлда барганда ук бөтен булган кайгы-хәсрәтләре коелып беткән сыман булды. Куанычы эченә сыймаган Иргали, янәшәсендә утырган Миңсылуны кочагына алып: «Үскәнем лә!» – дип, дөпел-дөпел китереп, аркасыннан сөеп алды.

      Ниһаять, аларга кирәк утар урнашкан авыл янындагы калкулык өстенә килеп чыктылар. Иргали бер генә мизгелгә атын туктатты. Аста ифрат та зур, озынча итеп салынган бөркәүле лапас. Бөркәү астында, рәт-рәт итеп тезеп куелган талкылар янында бер көтү хатын-кыз. Алар, очып китәрдәй булып җилпенеп, берсен берсе уздырырга теләгәндәй, киндер талкыйлар. Лапасның икенче башында тау-тау киндер сүсе өелгән. Анда да кешеләр мәш киләләр: