Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

бирелә күрмә. Иманлы авызым белән әйтәм бу сүзләрне. Хәер, күңелем сизә, боерган булса, күздән төшәсе егет түгел син. Элек-электән өмет баглап карый идем мин сиңа. Нәсел-нәсәбең дә, фәкыйрь булсалар да, затсыз түгелләр иде. Гадел, хәләл көчләре белән үз көннәрен үзләре күрде. Киләчәктә дә, кем, Иргали улым, мөхтәрәм бул, шәфкать-миһербан белән күңелең мөлдерәмә булсын. Үзеңә үзең ышан. Күңелем тоя, тора-бара тормышларыбыз рәтләнеп китәр төсле. Әнә заманалар иске юлына төшәргә чамалый түгелме соң… – Хәзрәт, бик зур сер әйткән кебек итеп, сорау биреп куйды. – Син, кем, мелла, минем туганнан туган Минһаҗетдинны беләдер идеңме? Белгәнсеңдер, билгеле. Калада ул хәзер. Казанның үзендә. Күптән түгел генә шул кайтып киткән иде. Монда утары бар аның. Үзе кыл да селкетми. Бик үткен приказчигы бар, шуның аша гына эш йөртә. Миндә кунакта чакта шул Минһаҗетдин болайрак дип тора иде. Тормышлар, имештер, тормыш итә белүчеләр, ягъни тормышны әйдәп алып баручылар кулына яңадан күчеп бара. Ленин булып Ленин шул хакыйкатькә төшенгән ди хәзер. Сәүдә эше белән әнә сәүдәгәрләр шөгыльләнсен дип әйтеп әйткән, ди. Әйтеп кенә дә калмаган, сату-алу эшенә пулный слабуда биргән, ди. Күрәләтә торып, Рәчәй тиклем Рәчәйне хәерчелеккә, бөлгенлеккә төшерергә Ленинның башына тай типмәгән бит, дип торды. Минһаҗетдинны әйтәм әле, бәлшәвикләрнең сату-алуга рөхсәте чыкканнан соң, ай-һай ла канатларын җәйгән, Казанның үзендә генә дә яңадан ике-өч зур кибет ачып җибәргән.

      Хәзрәт, бу өлкәдә белдеклелеген күрсәтергә теләгәндәй, сүзен үтемле гыйбарәләр белән ныгытып, сәүдә турында үзенчә фәлсәфә дә сатып алгандай итте.

      – Сәүдә дә сәүдә дибез. Нәрсә соң ул сәүдә? Кара акылым белән аңлавымча, сәүдә – батырлык, тәвәккәллек, тапкырлык сорый торган, Мөхәммәт пәйгамбәрдән калган изге, игелекле шөгыльдер ул. Шуның өстенә – аралашу дигән сүз. Ә аралашу ул – гыйбрәт алу, яңару, үсеш, ниһаять. Бәлшәвикләр моны аңламыйлар дисеңме? Бар, аңламаслар! Әнә Минһаҗетдин нәрсә дип тора, дәрт иткән кешегә, рәхим ит, юл ачык, ди. Үземчә мин болай уйлыйм: хәрәм кермәгән кәсепнең бернинди дә гөнаһысы юк, Алла каршында да, Сәвит каршында да. – Гыйззәт хәзрәт, янә җаен туры китереп, ярым пышылдап кыстырып куйды: – Халык арасында әнә яңадан имеш-мимеш сүзләр йөри: янәседер, җир-сулар да элеккеге хуҗаларына кайтарылачак… Димәк, әлеге власның язмышы да энә очында гына. Дөньялар болайга китсә, һич тә булмас димә. Әгәренки Тәңре боерып насыйп булса, сине дә, кем, Иргали улым, читтә калдырмас идек. Вәгъдә итү – бөлдерми, дип кенә әйтүем түгел. Әнә Минһаҗетдин үзенең соңгы кайтуында: «Кызыл товар ташу өчен берәр ышанычлырак, күз күргәнрәк олаучы кирәк иде», – дип торды. Олы сәүдәгәрдә олаучы булуның хикмәтле яклары бар аның. Эше дә әллә ни авыр түгел. Атлары тотып тыйгысыз, арба-чанасы да калача: резин көпчәк тә тимер табан. Тамагың тук, өстең бөтен булачак, боерган булса, баш очыгызда түбә буласы турында әйтеп торасы да юк…

      Хәзрәт янә Иргали ягына күз сирпеп алды. Бу сүзләрдән соң ул, бәлки, кунагыннан мең-мең рәхмәтләр әйтеп, моңарчы бикле күңелен ачып салуын көткәндер. Әмма тегесе,