Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

хак, вөҗданың керсез, хезмәтең, кылган эшләрең гадел булсын. Янә дә килеп, кеше өлешенә тиясе булма, кеше хакына керәсе итмә. Менә булган чын хакыйкать шул. Ә инде сөягеңә кот кунсын, атлы-тунлы, тук-бөтен яшим дисең икән, рәхим ит, анысы да үз ихтыярыңда, юлы бер – намуслы хезмәт. Дин дә, байлык та, бәхет тә – хезмәт сөюче кулында. Һәркемгә мәгълүм – кеше ризыкка тиенгәч кенә бәхетле. Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау төшендә күрер, димәсләр иде аны. – Хәзрәт тынып калды, әмма озакка түгел, Иргалинең йөзенә туры карап, тавышына чак кына киная өстәп дәвам итте. – Инде килеп, кемнәрнеңдер баштан ашкан хәерчелегенә үзләренең ялкаулыгы, коточкыч мәнсезлеге, үз-үзләрен иҗтиһат иттермәүләре сәбәп. Нәкъ менә шундыйлар, кулларыннан эш килмәгән җыен пүчтәк, җыен хәсисләр кеше малына күз алартучан булалар. Ходай бирмәгәнне башкалардан тартып алырга яраса, теләсә кем шулай итәр иде аны, мең газап белән мал тапмас, тир түкмәс, талау кебек яман шөгыль белән генә мәшгуль булыр иде.

      Хәзрәтнең моңарчы сөйләгәннәре кереш сүз генә булган икән. Менә ул, тавышына мескенләнү халәте чыгарып, хаксызлыкка бик нык рәнҗетелгән кеше сыман, әйтергә җыенган төп фикерен дә чыгарып селекте.

      – Әйт әле, кем, Иргали улым, җир-суларыбызны алып дөрес иттеме сәвит?

      Кабыргасы белән куелган бу сорауга җавап бирергә өлгерә алмыйчарак калды Иргали. Йөзенә күз сирпеп алу белән, кунагының ниндирәк җавап бирәсен бер мизгелдә төшенде хәзрәт. Дөрес төшенде. Әһә-ә, бу да җир-суларны халыкка бирү ягында икән. Болай булгач, бик үк чишелеп-туарылып ташларга ярамас. Өй хуҗасы, җәберсенгән бер кыяфәткә кереп, болай диде:

      – Ярар да, ди, алсыннар да, ди. Крәстиянгә җир кирәк тә булсын, ди. Дөрес, крәстияннәрнең күпчелеге җиргә ябышып ята, аңа үзенең тотанагы, өмете, яшәү чыганагы итеп карый. Андыйларның җир-биләмәләрен арттырсыннар да ди инде. Аның бит әле арада бары тик җирле булу өчен йөрүчеләре, чынлыкта җирнең нәрсә икәнен рәтләп төшенмәгәннәре, җирнең кадерен белмәгәннәре дә очрый. Нәкъ менә шундыйлары, кулларыннан рәтле эш килмәгәннәре, җир-җир, дип, тамак җырталар, акыралар-бакыралар, тәмам котырыналар. Нәрсә, кирәк булганы өчен алдылар дисеңме ул җирне? Һич юк! Бары тик нәфесләрен басар өчен генә алдылар. Ә нәфес, белгәнеңчә, чикне тоймый. Хуш, шуннан килеп, әтрәк-әләм Үшән Халәбе кебекләр җирле дә булдылар ди. Аннан ни файда? Быел әнә иген, Ходайның биргәненә шөкер, үкереп уңды. Ә басуларда нәрсә? Билчән дә әрем, сарут та шайтан таягы. Сәбәбе? Сәбәбе бер: җиргә әҗәт түләү җитмәүдә, ягъни җирне карый белмәүдә. Җирне аны җир эшкәртә белүче эшкәртергә тиеш. Тикмәгә генә: кырда йөргән кыр таныр, игеннең җаен иккән белер, димәсләр иде аны. Мәрхүм Миргали бабаң гомер бакый басудан кайтмас иде. Менә, ичмаса, игенче иде! Газиз җир ул: иелгәнгә генә бирермен, дигән. Хезмәтеңә изге, мөкатдәс хезмәте турында әйтелгән сүзгә кайтып кала. – Хәзрәт тезләре өстендә яткан чук башлы сөлгесе белән тирләгән муенын, чигәләрен сөрткәләп алды да зарын белдерергә теләгәндәй, дәвам итте. – Нәтиҗәдә әнә нәрсә килеп чыкты. Миннән тартып алган җирләр