Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

яшәп ятыш, Иргали туганкай! Революция ул, күргәнеңчә, иске җәмгыятьне җимереп, яңа дөнья тудырган көч кенә түгел, бик күпләр өчен кемнәрнең кем булуын сыный торган нәрсә дә. Тормыш безгә, күреп торасың, җиңел язмыш билгеләмәгән. Так шту, без күргәннәр ике-өч буынга җитәрлек булды…

      Иргали үз күңелендә ниндидер ризасызлык тууын һәм шул хәлнең торган саен көчәйгәннән-көчәя баруын тойды. «Бу ни бу? – дип уйлады ул. – Бәһрам җизнәсе әллә аны алты ел буена уйнап йөргән дип уйлыймы? Нәрсәгә дип акыл сата ул? Шул ук азатлык, бәйсезлек дип, көн дә диярлек үлем белән якалашкан һәм кан койган революция солдаты түгелмени соң Иргали? Ул да хаклык өчен җанын аямый көрәште түгелме соң?!»

      Иргали үзенең торган саен ярсый башлавын сизенде. Шунда ул Бәһрам җизнәсенең сүзен урта бер җирендә бүлеп диярлек янә үзенең әнисе, гаиләсе турында сүз башлады:

      – Неужели чак кына ярдәм итеп саклап калырга чамагыз булмады шуларны?.. – дип ярды да салды ул.

      Шушындый ифрат та яман гаепләү сүзен дә җиңеллек белән кабул итте Бәһрам җизнәсе. Күтәрелеп бәрелү түгел, тавышын да үзгәртмәде хәтта. Бик гади нәрсә турында гәп алып барган сыман, болай диде:

      – Юк, Иргали туганкай, булмады. Ачлык афәте, ачлык өрәге үзенең иң мәрхәмәтсез, сөякле куллары белән халык бугазын чытырдатып буган чак иде. Икмәкне ашау түгел, аңа карау белән генә дә күздән яшь чәчрәп чыгар чак иде. – Бәһрам авыр итеп көрсенеп куйды. – Бер синең әниең генә түгел, хатыным Кәримә дә шул ачлык афәтеннән дөнья куйды… Хәтта продкомиссар Хаҗиның әнкәсе дә ачтан үлде. «Мин тиешен яшәдем инде», – дип, үз өлешен берсеннән-берсе бәләкәч оныкларына каптыра торган булган, бичара. Ә бит күршегез Хаҗи абыеңның кулында еш кына олавы-олавы белән ашлык булыр иде. Соңгы очрашуыбызда бугай, әйткән сүзләре бүгенгедәй хәтердә… «Юлым авылыбыз аша узасы булса да, Салаязга кермичә әйләнеп үтәм… Каршыма әниемнең ачка кибеккән, өрәккә охшап саргайган, хәлсезләнүдән җилдә селкенеп торган гәүдәсен күрсәм, тәки түзмәм, капчык авызын чишеп, аның алъяпкычына берәр кушуч бөртек салырга мәҗбүр булырмын дип куркам», – дигән иде. Кулда күтәреп йөрерлек кеше иде, мәрхүм. Менә шундый большевик иде ул. Андыйларны замандашлар гына түгел, киләчәк буыннар да онытмас…

      Шулвакыт ишекне җилле генә ачып, ыспай гәүдәле бер яшь хатын килеп керде. Иргалинең йөрәге дерт итеп куйды. Әлеге хатынның хәрәкәтләрендә, хәтта төс-йөз чалымнарында хатыны Гөлнисаның чалымнарын күргәндәй булды.

      Ул арада хатын тартынып-ятсынып тормады, шатлыклы-куанычлы елмаеп, туп-туры Иргалигә таба юнәлде һәм:

      – Исән-сау гына кайтып җиттеңме, Иргали абый? – дип, күрешү өчен кулын сузды.

      Бу искәрмәгән хәлдән Иргалинең чак кына югалып-каушап калуын чамалаган Бәһрам җизнәсе аңа ярдәмгә килде.

      – Син нәрсә, Иргали туганкай, әллә танымадыңмы? Безнең Хәят ич бу. Фәхри күршенең кызы. «Прапорщик Фәхри» дип тә йөртәләр иде әле үзен.

      Ул арада Иргали дә телгә килде, танымаса да яхшысынмады, елмаеп болай дигән булды:

      – И-и Бәһрам җизни, юкка гаҗәпләнәсең. Күпме