Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

хәлен үзегез беләсез. Башта империалистик сугыш, аннан килеп, Октябрь революциясе… Янә дә килеп, әле һаман дәвам иткән гражданнар сугышы. Халык хуҗалыгы тәмам чыгырыннан чыккан, ачлык-ялангачлык хөкем сөрә, шуның өстенә тиф ише авырулар, чалгы белән чапкан кебек, кешеләрне кыра. Ваба үләте мал-туарның тетмәсен тетте. Бүгенге көндә байлык кемдә? Акча кемдә? Шул ук Минһаҗ байлар кулында. Менә шуларның акчасы, байлыгы белән илне торгынлыктан чыгарып булмасмы икән дип күрелгән чара бу. Ягъни, тын алу өчен генә, вакытлыча гына чигенүебез… Партия шулай аңлата.

      Шулчак хатыннарның берсе, тирән көрсенеп:

      – Кайчан да булса кешечә яшәргә язганмы соң безгә?.. – дип ачынып, йөрәге иңрәве белән әйтеп ташлады.

      – Яшәрбез, хатыннар, яшәрбез! Менә әйткән иде диярсең, тормышыбыз карап-сокланып туймаслык булачак. Чөнки илгә-җиргә үзебез хуҗа хәзер. Балаларыбызның өсте бөтен, тамаклары тук булыр. Без әле аларга җәннәткә тиң тормыш бүләк итәчәкбез. Юлларыбыз якты, адымнарыбыз киң, ышаныч-инануыбыз көчле. Киләчәгебез ап-ачык, якты безнең!

      Хатын-кызлар таралып, икәүдән-икәү генә калгач, Бәһрам җизнәсе белән Иргали кабат күрешкәндәй иттеләр, хәл-әхвәл сораштылар… Шатлану куанычыннан авызын җыя алмаган Бәһрам: «И-и туганым! Сине дә исән-имин күрәсе көннәр бар икән!» – дип, Иргалине җилкә-аркаларыннан кагып-сөеп алды.

      Иргали дә телгә килде һәм, бернинди хәзерлексез-нисез, сүзне үзенең гаиләсе турында башлап җибәрде. «Ничегрәк шулай булды соң?.. – дип, сорауны кырт кистереп куйды ул, – хәтта җәмәгатемнең исәнме-түгелме икәнлеген дә белмисең бит», – дип, чак кына үпкәсен дә белдергән сыман итте.

      Бәһрам җизнәсе дә, бу турыда иртәме-соңмы барыбер сүз кузгатачагын көткән кебек, Иргалине башта тын гына, бүлдермичә генә тыңлады, аннары, бөтен хакыйкатьне берьюлы ачып салырга теләгән сыман, берсеннән-берсе яманрак хәлләрне, коточкыч вакыйгаларны күз алдына китереп бастырырлык итеп тезә башлады. Берсен дә калдырмады. Бөтен Идел буе губерналарында, Уралда ачлыкның, тиф авыруының меңләгән кешене юк итүе, үз авыллары Салаязның гына да яртысы кырылып бетүе турында сөйләп китте ул. Шуның өстенә сыйнфый көрәшнең моңарчы күрелмәгәнчә кискенләшүен, дошманнарның авыл активистларын вәхшиләрчә кыйнап, төрлечә җәзалап үтерүләре, һәр җирдә террор, асу-кисү, талаулар хакында әйтте, Иргалиләрнең күршесе продкомиссар Хаҗиның да ерткычларча җәзалап үтерелүен телгә алды.

      – Тирә-юньдә бөлгенлек, ачлык-ялангачлык. Хәзер исә атасыз-анасыз калган балаларга, Кызыл Армия сафларында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм тәмам ярдәмсез калган ярлыларга булышу чаралары күрелә… Ә инде хәлебезгә килсәк, үзең күреп торасың, бик тә авыр. Бу хәлләрдән мең көрәш, мең газап белән генә җиңеп чыгып булачак. Бүгенге көндә чәйнәп имезлеккә салырлык ипигә дә зар булып яшәүчеләр бар әле. Ә инде мөмкинлекләргә килгәндә, хәлебез тагын да авыррак. Һәрбер пот чәчү орлыгы өчен кан-тир түгәргә, каргыш-ләгънәт сүзләре ишетергә туры килә. Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел. Ил өстеннән нинди генә өермәләр,