Махмут Хасанов

Сайланма әсәрләр. 2 том. Роман


Скачать книгу

дә булырга туры килә. Польша чикләренә барып чыга. Азов диңгезе буена җибәрәләр. Керчь, Краснодар, Ростов-Дон шәһәрләре тирәсендәге сугышларда катнаша. Аннан Баку якларына барып чыга. Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстан җирләрен дошманнан арындыру бәрелешләрендә дә була ул.

      Бары тик 1922 елның җәендә генә пароход белән Баку аша Рыбинск шәһәренә юл тота. Бер төркем кызылармеецлардан торган каравыл отряды составында азык-төлек баржасы озата бара Иргали. Рыбинск каласына якынлашып килгәндә, баржага зур гына бер банда һөҗүм ясый. Кискен сугышта Иргали каты яралана: бандит хәнҗәре аның сул як җилкәсен актарып ташлый.

      Ул Рыбинск шәһәрендә госпитальдә дәвалана. Инде савыгам, туган якларыма кайтам дип кенә торганда, тиф авыруы эләгеп, кабат аяктан егыла… Иргалинең биштәрендә, Рыбинск каласында берничә ай дәвалануның бер ядкаре булып, көмеш кружка саклана. Анда «Красному воину 158-го стрелкового полка И. Н. Миргалиеву от Рыбинского пролетариата» дигән сүзләр язылган.

      – Менә, Бәһрам җизни, шундыйрак хикмәтләр күрде газиз башкайлар, – дип, Иргали сүзен түгәрәкләп куйды.

      – Әй-йе!.. Чыннан да, күпне күргәнсең, күпне кичергәнсең. Хәер, киткәнеңә дә шактый вакыт үткән шул инде. Сугышка озатылганнан соң бер ярты ел чамасы уздымы икән, синең анда ниндидер медаль белән бүләкләнүең турында хәбәр килеп төшкән иде кебек…

      – Бүләге дә булды, Бәһрам җизни, кыр суды белән үлем җәзасына хөкем ителү дә булды…

      – Шулай да партия сафына керү ягын кайгыртасың калган, – диде Бәһрам җизнәсе, чак кына үзенең ризасызлыгын белдергән сыман итеп. – Синең ише акны карадан аера белә торган, дөнья күргән, ил гизгән кешеләр җитенкерәми бездә. Кайтуың турында ишетү белән, әһә-ә, продкомиссар Хаҗины алыштырырлык кеше табылды, бер арбага ике тәртә булырбыз, ичмаса, мин әйтәм… – Ләкин Бәһрам шундук, төзәтенгән кебек итеп, болай дип өстәде. – Ничава! Әллә ни зарар юк. Монда кабул итәрбез. Безгә синең кебек революция солдатлары менә болай кирәк. – Бәһрам җизнәсе кул сырты белән ияк астына сызып күрсәтте. – Бу нур өстенә нур гына булачак…

      Бәһрамның тел төбеннән тагын шулкадәресен бик анык аңлады Иргали: җизнәсенең бу яңа эштә тәҗрибәсе чамалы, киңәш-фәлән сорар кеше дә юк. Күп кенә мәсьәләләрдә каушап-югалып кала яки бөтенләй бутала. Үч иткәндәй, һәрнәрсә ул көткәннән дә катлаулырак, хәл итәсе мәсьәләләр чамадан тыш четерекле. Байларга, сәүдәгәрләргә контрибуция салганда, ялгышкан чаклары да булгалаган. Гаҗәп тә түгел. Йә, әйт, түләүләр салганда, кулакны урта хәлледән ничек аерырга? Салымнан коткарылырга тиеш булган ярлыларны, фәкыйрьләрне ничек билгеләргә? Бар, белер-белмәс борын тыгылып кара. Китереп кыса башлагач, аның хәлле дигәне дә, нәкъ кәлтә еланы кебек, төрле кыяфәткә керә, унҗидегә бөтерелә… Шуның өстенә әнә яңа экономик политикага аркаланып, капиталистик элементлар канат җәя: «Искегә кайтабыз…» – дип төкерек чәчәләр, халык арасында Советка каршы коткы тараталар.

      Сүз иярә сүз китеп, Бәһрам җизнәсе яңадан ил өстенә килгән мең төрле сынаулар,