Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

күбесе тагын да гаҗәпсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Бу гаҗәпсенүнең чын сере шунда иде: бу нинди хәл бу? Үз гомерендә беренче тапкыр Истәй карт та байлар алдында авыз ача. Җитмәсә тагын, алар сүзенә каршы!

      Шул ук вакытта кайберәүләр аның сүзләрен хуплап та куйдылар. Бу хәл Истәй картка батыраеп сөйләргә көч бирде бугай:

      – Ярлылык ул тик ялкаулыктан дип әйтәсең дә бит син, хаҗи әфәнде, – диде, – ай-һай, бу сүз дөрес булыр микән?.. Әнә бит сездә хезмәт итүче Чүти авылының Талип Тимершасы һәр көнне иртә таңнан тора да сезнең өчен утын кисә, ишегалларын тазалый, терлек-туарны карый, су китерә, аның хатыны, сезнең балаларыгыз йокыдан торганда өй җылы булсын өчен, мичләргә яга, чәй кайната, тәмле коймаклар пешерә. Шулай булгач, шундый кешеләр ялкау булалармы икән?

      Заһидулла бай кайтарып һичбер сүз эндәшмәде. Бик авыр һәм каты басып, җыелыштан ук чыгып китте.

      Гариф хәлфә тонык тавыш белән генә:

      – Һиммәтле[6] бер байның хәтерен калдыру ярап беткән эш түгел инде, – дип куйды. Ләкин ул да, башкалар да Истәй картка каршы чыгып сөйләмәделәр.

      Җыелыштан чыкканда, шул авылда Казан артыннан килеп яшәүче Шакир тегүче, үз-үзенә әйткәндәй итеп:

      – Гаҗәп хәл булды бит әле бу, – диде. – Бүген укылган хикәя Истәй картның да телләрен ачты, төеннәрен чиште.

      Ярлы игенче аксак Мөхетдин дә:

      – Син, энекәш, күбрәк шундый хикәяләрне укы безгә! – диде.

      Икенче көнне Гариф хәлфә мине үз бүлмәсенә чакырып алды да:

      – Кичәге мәҗлес көтелмәгәнчә җанлы үтте бит әле. Киләсесендә менә шул китапны укы, – диде.

      Ул миңа Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» дигән әсәрен бирде.

      Бүлмә ишегеннән чыгып барганда, ул мине кабат чакырып алды да:

      – Тагын әйтәм: бу китапны да шулай җанлы итеп укы! Заһидулла шикелле байлар бала тәрбиясенең нәрсә икәнлеген аңласыннар! – диде шатлыклы бер кыяфәт белән.

      Нәкъ шушы вакытта Гариф хәлфәнең күңеле күтәренке чакларда көйли торган бер җыры исемә төшеп китте:

      Әй бай улы, бай улы, якаларың каюлы,

      Ятсаң – урының җәюле, чыксаң – атың җигүле.

      Заһидулла байның яшькә бездән олырак булган, ләкин безнең белән бер сыйныфта укучы Хәйрулла исемле улы бар иде. Кием шәп, ашау-эчү дигәнең аннан битәр! Аның кесәсендә һәрвакытта кәнфит тә шоколад, ул дәрес вакытында да шуларны суырып утыра. Укуга һич игътибары юк, тәртибе дә әллә кем түгел. Милләт өчен күп эш башкарса да, Заһидулла байның үз улына вакыты җитми иде, күрәсең. Гадәттә шулай була бит.

      Мин электән ук Шакир тегүчегә барып-килеп йөри торган идем. Белмим, әллә ул миңа охшаган, әллә мин аңарга, безнең серләр бик килешә иде.

      Мин килеп керүгә, ул хатынына эндәшә:

      – Яле, Таифә, табаңны берсәк чыжылдатып ал әле! Мәхдүм үзе килгән!

      Таифә әптәй дә тиз генә самавырын кайнатып, коймак яисә бәрәңге кыстыбые кебек нәрсәне өстәлгә китереп тә куя.

      Заһидулла бай, һәр шәкерт казаки киеп йөрергә тиеш, дигәч тә, мин, әлбәттә,