Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

урыс» газеталарын укып барган Мотыйгулла мулла да, Фатих Кәрими атасы Гыйльман ахун шикелле, татар халкына матбугат һәм әдәбият кирәк, ди, шуны булдыру турында хыяллана. Үзенең улы Камилдән шул юлда хезмәт итүче бер кеше чыгуын көтә.

      Камил Мотыйгый башта әтисенең мәдрәсәсендә укый. Аннары аны әтисе урта дәрәҗә юридик мәктәпкә (хәзерге техникум дәрәҗәсендә) бирә. Аны бетереп чыккач, Мисырга – аның үзәк шәһәре Каһирәгә җибәрә.

      – Әйдә ике яклы галим булсын, – ди ул. – Шәрекъ дөньясын да, гареп дөньясын да үз күзе белән күреп, кирәк белемне алсын.

      Менә шул рәвешчә, читтән торып, мин Камил Мотыйгыйның әтисе белән дә, үзе белән дә таныштым.

      1905 елның язында Акъегет авылыннан үз авылыбыз Чүтигә кайтканда, мин тагын да әнә шул Кече Кайбыч авылы аркылы үтеп, әлеге Сөнгатуллаларга туктадым. Капкадан кергәч тә, шатланган кыяфәттә елмаеп, хуҗа миңа сөенче биргән тон белән:

      – Әйдә, хуш килдең, – диде, – әле миндә тагын бер кадерле кунак бар!

      – Кем ул?

      – Уральскидагы Мотыйгулла абзыйның улы Камил!

      Озын буйлы, таза гәүдәле, мәһабәт кыяфәтле һәм көр тавышлы Камил белән танышу һәм сөйләшүләр миндә аңа карата бик тиз арада симпатия кузгаттылар.

      Акъегет мәдрәсәсендәге баш мөгаллим Гариф Хәйруллин тарафыннан атнакич саен үткәрелә торган әдәби кичә сымак утырышларда укылган «Тәрҗеман» белән «Шәркый урыс» газеталары һәм татар дөньясында күренгән аз гына санлы әдәбият китаплары тәэсирендә мин матбугат, әдәбият белән шактый кызыксынсам да, боларны тирән, төпле итеп аңлаудан шактый ерак идем әле. Менә шунлыктан мин Камил Мотыйгыйның матбугат, әдәбият турындагы сүзләрен зур кызыксыну белән бирелеп тыңладым, аңламаганнарымны аңларга тырыштым. Ул Россиядә тиздән ихтилал – революция булачагы турында сөйли иде.

      – Шуннан соң, – диде ул, – татар телендә дә газета-журналлар чыгачак, бер-бер артлы матур әдәбият китаплары туып торачак. Бөтен мәдрәсәләребездә яңа тәртип белән укытылачак. Татар мөгаллимнәренә дә, хәтта муллаларга да хөкүмәт тарафыннан вазифа тәгаен ителәчәк (жалование биреләчәк).

      Шунда ук ул гарәп, фарсы, төрек телләрендәге шигырьләрне зур дәрт белән укып-көйләп җибәрде дә:

      – Озакламый бездә дә шундый шигырьләр була башлар! – диде.

      – Ә бездә шигырьләрне язарлык кешеләр бармы соң?

      – Нигә булмасын, бар, әлбәттә, гаҗәп талантлы яшьләр бар. Алар тик хөррият булмаганлыктан, үз телебездә матбугат юклыктан гына дөньяга чыга алмый ята. – Шуннан соң ул үз әтисенең мәдрәсәсендә укып ятучы Габдулла исемле бер шәкертне дә телгә алып үтте: – Гаҗәп дәрәҗәдә сәләтле егет. Әти әйтә: «Моңардан зур бер шагыйрь чыгар!» – ди. Шуның өчен дә әти аны гел үз тирәсендә тота, гарәп-фарсы шигырьләре, аларны төзү кагыйдәләре белән таныштыра. Ул егет урыс әдәбияты белән дә таныш. Аның өстәл өсләре дә төрле телдәге әдәбият китаплары белән тулган. Шуның өчен әти аны «замана Җаһизы» дип йөртә. Җаһизны беләсеңдер, элекке гарәп галиме. Аны «китап гашыйгы» дип тә йөрткәннәр. Әти миңа әйтә: «Син бу егетне кулдан ычкындырма, киләчәктә күркәм тарихка