Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

яшеренеп байлык җыючылар. «Йолдыз» газетасы «Дурысы шифаһия», «Мөгаллим сани» кебек нәрсәләр язып баеган шундый мөхәррир Һади Максуди кулында. «Вакыт» газетасы тирәсендә дә бар андыйлар, – дип өстәде.

      Ике көннән соң Нәҗип Думави, Тимерша Соловьёвлар белән кайтадан сөйләшеп тә тормастан, бер казакъ бае белән табышып, далага чыгып китте.

      Тимерша Соловьёвның кулын селтәп:

      – Йөриләр шунда җил куып! Күктән төшкән нигъмәтне ашый белмәстән! – дип мыгырданганы колакка бәрелде.

      Нәҗип Думави белән дә эш чыкмагач, безнең хуҗалар бер дә баш ватмый гына мәсьәләне бик җиңел хәл итте: тоттылар да Галимҗан Баруди нәрсәләрен, бер генә хәрефен дә үзгәртмәстән, ун меңнәрчә данә бастырып чыгардылар.

      Мин менә шуларның һәммәсен дә Галиәсгар абзыйга сөйләп бирдем. Ул, гаҗәпләнеп, башын чайкап торды да:

      – Барысыннан да бигрәк башкаларның китапларын үзләреннән сорамый гына әнә шул рәвешчә бастыру артык оятсызлык бит инде ул! – диде. – Һич булмаганда, әдәбият вә матбугат дөньясында шактый күренекле бер урын тоткан Фатих әфәнде Кәримигә бераз оялырга, моңа юл куймаска кирәк иде…

      Акча исе керсә, намуслы дигән кешеләрдә дә оят беразга онытылып тора шул, каһәрең…

      Галиәсгар абзый жалованиесен уз вакытында ала алдымы-юкмы, мин анысын белмим. Тик шунысы мәгълүм: Галиәсгар абзый килгәннән бирле билгеле бер урынга утырып эшләми иде. Аның нинди эштә, күпме жалование алуы да безгә билгесез. Аның фатиры да юк, ул Тимерша йортындагы кечкенә генә бер бүлмәдә тора. Аның үзенә бер фатир алып, семьясын китертү теләге дә күренмәде. Беркөнне, сүз уңае туры килеп сорагач, кулын гына селекте дә:

      – Барыбер мин монда озак тора алмам! – диде.

      Тимерша Соловьёв – бөтен ширкәтнең баш директоры; матбага, литография, китап төпләү, нәшрият эшләре бүлеге, китап магазины – һәммәсе дә аңа карый иде. Шәриф Саттаров исә Соловьёв матбагасының эчке эшләрен караучы, аның урынбасары иде.

      Эш хакын алганнан соң ике-өч көн генә үткән иде. Шәриф Саттаров белән генә эш бүлмәсендә чәй эчеп утырабыз. Матбагада, конторада бер генә кеше дә юк, эшчеләрнең һәммәсе дә төшке ашка таралган. Утыз яшьләр чамасында булыр, киң күкрәкле, таза бәдәнле литографист урыс кинәт кенә без утырган бүлмәнең ишеген ачты да:

      – Тимерша кайда? – диде тупас кына.

      – Монда күренми ул.

      Шушы җавапны алгач та, ул безнең янга атылып керде дә шап иттереп ишекне япты. Аның күзләрен кан баскан, куллары калтырый иде.

      – Алаймыни, ул юкмыни?! – Акаеп, Шәриф Саттаровка карады: – Син бит аның урынбасары!

      Шәриф Саттаров тыныч кына җавап кайтарды:

      – Шулай икәнен үзең дә беләсең ич!.. Аны нигә сорап торасың?

      Литографист тәмам аның алдына ук килеп басты:

      – Шулай булгач, бир минем өч айлык жалованиене!

      – Мин Тимершадан башка булдыра алмыйм!

      – Алаймыни?! Эш хакына килгәч, Тимершадан башка булдыра алмыйсың!.. Ә безне эт урынына эшкә җиккәндә – син хуҗа, аны булдыра аласың!

      Ул