Зариф Башири

Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар


Скачать книгу

type="note">[25] язуы белән клише ясатты.

      Аерым матбага оештыруга хәтле «Вакыт» газетасы редакциясендә бар булганы ике кеше – Фатих Кәрими белән Габдрахман Фәхретдинов кына эшли иде. Аерым матбага оештырылганнан соң, аның редакция составы да киңәйтелә башлады. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән тәҗрибәле журналистлар белән язучылар чакыртылды. (Борһан Шәрәф, Габделбарый Баттал, Рәкыйб Рәкыйби, Заһит Шәркый, Шәриф Камал һ. б.) Тик «Шура» журналында гына Риза Казый берүзе торып калды. Ул үзе редактор, үзе сәркатип, үзе әдәби хезмәткәр, хәтта редакциягә килгән хат һәм материалларны да күчереп чыгучы иде. Тик соңга таба гына ул әдәби нәрсәләрне миңа тапшыра торган булды.

      Үз вакытында «Сәлимә» шикелле шактый матур әдәби нәрсәләр язган Риза Казый нәрсә өчендер:

      – Мин әдәби нәрсәләрне матур иттереп эшли дә, төзәтә дә алмыйм, әдәбияттан, бигрәк тә шигырьдән хәбәрем дә аз! – дип, әдәби нәрсәләргә кул салмый иде.

      Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалование бирә иде. Мисал өчен шуны гына искә алып үтү дә җитсә кирәк: ул чагында, татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр урыс газеталарының редакторлары да аена җитмеш-сиксән сумнан артык алмаганда, «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза Казый аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованиесе!» – дип йөртә торганнар иде.

      Шуның өстенә Риза Казый Закир Рәмиевнең үз ишегалдындагы зур гына бер өендә түләүсез тора, аның яктырту, ягу расходлары да Закир Рәмиев өстендә иде.

      1909 ел башларында, «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән кечкенә генә бер җыелыш үткәрелде. Шунда Закир Рәмиев – Дәрдемәнд – мондыйрак мәгънәдә сөйләгән иде:

      – Үткән елларда «Вакыт» белән «Шура» һәр елны алтын хисабы белән ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларының аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Аннары ул тантаналы рәвештә: – Моннан соң без бу мәртәбәле юлда ел саен унбиш мең сумга кадәр зарар күрергә әзер! – дип белдерде.

      Закир Рәмиевнең чын мәгънәсе белән аристократ бер шагыйрь, әдәбиятка «сәнгать сәнгать өчен» ноктасыннан караучылардан булганлыгы билгеле инде. Һәрхәлдә, шулай язалар хәзер. Шулай булуына да карамастан, ул башка язучыларның әсәрләрен үз органнарында бастыруга бер ноктадан гына килми, сүз иркен тыймый, авторларга гонорарны да яхшы түли торган иде. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына илле тиенгә чаклы гонорар бирү шарты белән аны үзләренә эшкә чакыра! (Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына биш тиеннән артык гонорар түләнми иде.)

      Ул талантлы язучыларны тиз күреп ала да үзенә тартырга тырыша. Беренче хикәяләрен ошатып, Шәриф Камалга