Хайдар Басыров

Ватанга тугры калдылар


Скачать книгу

әсирләр лагерьларына Берлиннан килеп лекция укучылар да була.

      Төрле телләрдә газета-журналлар чыгаруга да әһәмият бирелә. Татар телендә «Идел-Урал» легионы өчен «Идел-Урал» газетасы, «Татар әдәбияты» журналы, «Германча-татарча белешмә» чыгарыла.

      «Идел-Урал» газетасы 1942 елның 15 ноябреннән алып атнага бер тапкыр дүрт биттән, аерым очракларда алты, сигез биттән чыгарыла. 30 нчы елларда татар телендә кабул ителгән латин шрифтында басыла. Редакция башта Берлинда, 1945 елның гыйнварыннан алып Потсдам шәһәрендә урнашкан була. Газетаны оештыруда Әхмәт Тимер, Тамырбәк Дәүләтшин башлап йөриләр. Аннары баш редактор итеп Кыям Галиев, 1944 елның октябрь-ноябрендә обер-фельдфебель Ишмаев тәгаенләнә.

      Төп материаллар татар телендә басыла, 1944 елның 5 март саныннан алып Идел буе халыклары телләрендә кушымталар чыга башлый. Бу көндә чуваш телендәге кушымта чыга.

      Әмма мондый эшләр генә көн таләпләрен канәгатьләндерми. 1944 елның июлендә Потсдамда «За национальную свободу» дигән яңа газета да чыга башлый. Аның ике битендә – урыс телендә, калган ике битендә чуваш, мари, мордва, удмурт телләрендә материаллар бирелә. Аның редакторы чуваш Ф. Пулод була.

      Татар арадашчылыгы һәм «Көрәш союзы» төрле эчтәлектәге брошюралар («Татар халык җырлары», «Татар халкы – данлыклы халык», «Ирекле ил өчен», «Татарлар тарихыннан» һ. б.) бастыра.

      Газета материаллары, басылыр алдыннан, җентекләп тикшерелә, легиондагы хәлләрне мактап, шомартып язалар. Шәфи Алмас кебек җитәкчеләрнең мәкаләләре югары пафос белән языла. Газетада төрле вакыйгаларга багышланган репортажлар, татар милли мәдәнияте турындагы мәкаләләр чыга.

      «Германча-татарча белешмә» басмасы 1943 елның апреленнән 1944 елның июленә кадәр ике телдә, 600 данәдә чыгарыла. Барлыгы 14 номеры сакланган.

      1944 елның уртасыннан «Татар әдәбияты» журналы чыга башлый. Анда күбрәк матур әдәбият әсәрләре, татар язучылары турында мәкаләләр, шулай ук сәяси-пропаганда материаллары бирелә. Шул редакциядә эшләүчеләр үзләре дә күп кенә әсәрләр язып бастыралар.

      Көнчыгыш төрки хәрби берләшмә (ВТБС – Восточнотюркское боевое соединение), ягъни әсирләрдән төзелгән СС хәрби берләшмәсе турында язып киткән идек. Бу берләшмә өчен «Төрек берлеге» газетасы чыгарыла. Бу берләшмәдә төрле милләт кешеләре – Идел буе, Урта Азия, Кавказ халыклары булганлыктан, редакциянең дә аерым бүлекләре – редакцияләре оештырыла. Идел-Урал редакциясе белән Шиһап Нигъмәти җитәкчелек итә.

      Газетаны нинди телдә чыгару буенча да бәхәсләр күп була. Уйлый торгач, төп өлешен – татарча, аерым битләрне төрле милләт телләрендә басарга карар ителә.

      Газета өч-дүрт атнага бер мәртәбә 1945 елның мартына кадәр чыккан булырга тиеш. Ул Берлинда 1400 данәдә басыла.

      ДИН ЭШЛӘРЕ

      Германиядә җитәкчелеккә фашистлар килгәч, алар, үзләренең хәрби һәм тышкы сәясәт планнарын тормышка ашыру өчен, ислам факторын ныклап файдаланырга уйлыйлар. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алар Палестинаның бөек мөфтие Әмин әл-Хөсәйни белән хезмәттәшлек итә башлыйлар. 1941 елның 28