Хайдар Басыров

Ватанга тугры калдылар


Скачать книгу

лагерь Двинск крепосте янында була. Сугышка кадәр ул яшелчә саклагыч хезмәтен үтәгән. Түбәсе күптән череп төшкән, яңгыр вакытларында базлары, чокырлары балчык белән тула.

      Биредә лазарет та була. Анда немец докторы авыруларны үзе кабул итә. Күлмәкләрен күтәреп, татуировкасы юкмы дип карый. Тәнендә сурәте булса, таза кешеләр дә лазаретка салына. Ә аннан мондый кешеләр исән чыкмый. Соңыннан шул билгеле була: немец докторы кеше тиресен абажурлар, сумкалар, перчаткалар һәм башка сувенирлар ясау өчен җыйган икән.

      Лагерьдан ерак түгел туганнар каберлегендә 45 мең хәрби әсир күмелгән. Ә Двинск лагеренда фашистлар 125 меңнән артык хәрби әсирнең гомерен өзәләр.

      1942 елның октябрендә Мусаларны Рига янындагы элекке сыра заводына куып китереп ябалар. Аннары Каунас шәһәре читендәге алтынчы форпост дигән җиргә күчерәләр. Октябрь ахырында яисә ноябрь башында Демблин крепостена китерәләр.

      Кайсы гына лагерьда булса да, Муса башка әсирләр белән аралашырга тырыша. Аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Демблин лагеренда Муса һәм Гайнан Кормаш җитәкчелегендә ышанычлы төркем оеша. Анда Абдулла Баттал, Рушат Хисаметдинов, Гарәф Фәхретдинов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков һ. б. була. Яшерен оешма Ян Габдуллин аша Седльце лагерендагы патриотлар белән элемтәдә тора.

      1941 елның көзендә Демблин лагеренда үзгәрешләр сизелә. Хәрби әсирләрне милләтенә карап бүлә башлыйлар. Урыс-украин, грузин-әрмән һәм башкаларны бүтән лагерьларга алып китәләр. Демблинга, нигездә, Идел буе – Урал тирәсендә яшәгән татар-башкорт һәм татарча белгән чуваш, мари, мордва, удмуртларны җыялар.

      Аннары аларны Едлинога күчереп, «Идел-Урал» легионы оештыралар.

      Легионда җитәкчелек, агарту эшләре алып бару өчен, югары белемле кешеләр кирәк була. Шул максаттан махсус Вустрау лагере оештырыла. Ул Берлиннан 60 чакрымлап көньяк-көнчыгышта урнашкан була. Лагерь ике бүлектән тора. Бер ягында чәнечкеле чыбыклар, пулемётлы вышка, тәбәнәк бараклар. Икенче ягында – боларның берсе дә юк.

      Декабрь азагыннан гыйнвар башына кадәр Җәлил һәм аның дуслары Гайнан белән Абдулла шушы лагерьның ябык зонасында кечкенә бүлмәдә сак астында тотыла. 1943 елның февралендә аларны ачык лагерьга күчерәләр. Биредә уку курсын тәмамлагач, март аенда Җәлил чит ил кешесе паспорты алып, оккупацияләнгән Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы хезмәткәре итеп куела.

      Немецларга хезмәткә керү турында карар кабул итү Җәлил һәм аның дусларына җиңел булмый. Башта күпләре бу эшкә каршы тора. Акрынлап алар бер карарга килә: дошман тылында ачка үлүгә караганда аның тылында җимерү эшләре алып бару дөресрәк булыр.

      1943 елның март – август айларында Муса төрле лагерьларда була, ул мәдәни-агарту эшләрен оештыру белән шөгыльләнә. Кайберәүләр истәлекләрендә аны «культура министры» дип тә атыйлар.

      Немецлар аларга әсирләр арасында советка каршы көрәш җәелдерү бурычын куя. Асылда, совет әсирләре Ватанга тугры калырга тиеш дигән үгет-нәсыйхәт