Хайдар Басыров

Ватанга тугры калдылар


Скачать книгу

да совет командалыгы тарафыннан җибәрелгән каршылык хәрәкәтенең башка төркемнәрен партизаннар белән бәйләнеш тотуда да гаеплиләр.

      Судтан соң ай ярым чамасы вакыт патриотлар Дрезден шәһәрендә тотылалар. Аннары аларны Берлинга күчерәләр. Моабит, Тегель, Шпандау төрмәләрендә ярты ел чамасы үлем көтеп яталар.

      1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм тагын ун патриот җәзалап үтерелә. Гильотина дип аталган үлем машинасында аларның башлары киселә. Муса бишенче кеше булып, 12 сәгать 18 минутта үлемне каршылый.

      1942 елның июль аеннан башлап Муса Җәлилдән гаиләсенә дә, дусларына да хатлар килүдән туктый. Әминә ханым хәбәрсез югалды дигән кайгы кәгазе ала. Сугыш беткәч, ул исән, Көнбатышка качкан дигән хәбәр алына. Шагыйрьне фашистларга хезмәт итүдә гаеплиләр. Дәүләт иминлеге органнары аңа карата җинаять эше кузгата.

      Әмма фашистларның төрмә стеналары никадәр генә калын булса да, патриотлар турында дөреслек барыбер Туган илгә кайта.

      Сугыш беткәч, шагыйрь турында беренче хәбәр 1945 елда килә. 29 апрельдә иртән сәгать унбердә 79 нчы укчы корпус солдатлары, Рейхстагны штурмлау алдыннан, Моабит төрмәсенә килеп чыга. Алдынгы частьлар төрмә корпусына бәреп кергәндә, анда әсирләр дә, сакчылар да булмый. Ихатасында җил чүп-чар һәм кәгазь кисәкләрен генә себереп йөртә. Ниндидер папкалар янып бетеп килә. Дүрт этажлы төрмәнең бер канаты авиабомба төшүдән җимерелгән була.

      79 нчы корпусның бер төркеме төрмә ихатасына урнаша. Шунда сугышчыларның берсе төрмә китапханәсенең таралган китаплары арасында бер китаптан ертып алынган битне күрә. Анда урыс телендә түбәндәге сүзләр язылган була: «Я, известный поэт Муса Джалиль, заключен в Моабитскую тюрьму, как пленный, которому предъявлены политические обвинения и, наверное, буду скоро расстрелян. Если кому-нибудь из русских попадёт эта запись, пусть передадут привет от меня товарищам писателям в Москве…»

      Аннары сәлам әйтергә тиешле кешеләрнең исемнәре аталган. Беренче итеп Александр Фадеев күрсәтелгән.

      Язуны кулдан-кулга йөртеп укыйлар, арада Җәлилне белгән татар солдатлары да була. Аннары Мәскәүгә СССР Язучылар союзы рәисе Александр Фадеевка җибәрәләр. Ул Җәлилне сугышка кадәр үк яхшы белгән.

      А. Фадеев, Җәлилнең әлеге язмасы белән танышып, аны Язучылар союзындагы махсус бүлек хезмәткәрләренә бирә. Бер елдан артык вакыт үткәч, ул Җәлилнең тормыш иптәше Әминәгә бу турыда хат язып җибәрә.

      Шунысы кызганыч: еллар үткәч, бу кәгазь битен эзләп карасалар да, ул табылмый.

      Муса Җәлилнең ике дәфтәре Туган илгә кайта. 1953 елның 25 апрелендә шигырьләрнең беразы «Литературная газета»да басылып чыга. Шул көннән башлап, Җәлил исеме илгә һәм дөньяга батырлык символы булып тарала башлый.

      1956 елның 2 февралендә Муса Мостафа улы Җәлиловка, Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу турыда Указга СССР Югары Советы Президиумы рәисе К. Ворошилов, Президиумның