Хайдар Басыров

Ватанга тугры калдылар


Скачать книгу

иреккә чыгару өчен тырыша. Мусага берничә мәртәбә азык-төлек җибәрә. Берәр айдан Мусаны да чыгаралар һәм Татар комитетында культура-агарту эшләре өчен җаваплы кеше итеп куялар.

      Алиш белән Мусага эшләре буенча иркен йөрергә мөмкинлек туа. Алар бик еш очрашалар. Шымчылар, фашист ярдәмчеләре күзенә ташланмас өчен, яшерен очрашу урынын да табалар. Берлинда Хафиз исемле кешенең бакалея кибете бик уңай урын була.

      825 нче батальон партизаннар ягына чыккач, Алиш бу вакыйгага багышлап шигырь яза.

      1943 елның май башында Рәхим Саттар берничә кешене үзе белән ияртеп качып китә. Яшерен оешма аны, фронт сызыгы аша үтеп, безнең командование белән элемтә урнаштырырга җибәрә. Ләкин алар фронт сызыгы аша үтә алмый, кайдадыр югала.

      Бу хәлдән соң Муса белән Алиш өстеннән күзәтү көчәя. Үзен кулга алулары ихтимал дип уйлап, Алиш Р. Вафа исемле кешегә ике блокнот бирә. Берсендә – үзенекеләр, икенчесендә Рәхим Саттар шигырьләре була. Соңыннан Р. Вафа бу блокнотларны Донбасстан Германиягә эшкә китерелгән бер татар кызына бирә. Р. Саттар блокноты туган илгә кайта, ә Алишныкы кайдадыр югала.

      Легионда булып, исән кайткан кешеләр сөйләвенә караганда, 1943 елның август башларында аны Милли комитетлар артыннан күзәтүче немец офицеры Людерзенга чакырып алалар. Шул китүдән ул кайтмый. 1944 елның башларында Вафа аның төрмәдән язган хатын ала. Алиш үзенең һәм иптәшләренең кулга алынуын, үзләрен дәүләт җинаятьчеләре дип хөкем итәргә җыенуларын хәбәр итә.

      Р. Вафа Алиштан тагын да берничә хат ала. Ул Алишның Шәфи Алмас исеменә хат язуын да ишетә. Алиш Шәфи Алмастан Мусаны коткаруларын үтенгән. Аның бөтен татар халкына кирәклеген әйткән.

      1944 елның 27 гыйнварында Алиш туганнарына хат яза. Ул хатны үзе белән бер камерада утырган Бельгия патриоты Эмиль Майзен алып чыга һәм Казанга җибәрә. Урысча язылган бу хат белән бергә Майзен үзендә сакланган бер истәлекле әйбер – пакет-конверт та җибәрә. Шпандау төрмәсендә үлем көткәндә, Алиш шуңа салып, Эмильгә сигаретлар җибәрә торган булган.

      Алишның Вафага биреп калдырган дәфтәре югалган дидек. Ләкин ул төрмәдән тагын бер дәфтәр чыгара алган. Монысын Җәлил дәфтәре белән бергә Габбас Шәрипов алып чыккан. Үкенечкә каршы, бу дәфтәр дә югала. Тик Франциядә Нигъмәт Терегулов тарафыннан ясалган күчермәсе генә саклана. Алиш дәфтәренә үзенең 15 шигырен (аларына А. А. имзасы куелган), Муса Җәлилнең янә 15 шигырен күчергән. Әнә шулай үлем көтеп ятканда да, Алиш үз шигырьләреннән бигрәк дусты Муса Җәлил иҗатын саклап калу турында кайгырта. Бу инде алар арасында аеруча нык дуслык булуына тагын бер дәлил дияргә кирәк. Яшерен оешмада да алар бер-берсенә нык ышанганнар, ныклы терәк булганнар.

      Алишның байтак әсәрләре Туган илгә кайта. Әсирлектә булып, исән кайткан кайбер кешеләрнең дәфтәрләрендә дә табыла. Аларны ятлаган кешеләр азактан ул шигырьләрне кәгазьгә төшерә.

      1980 елларда Алишның тагын бер дәфтәре булуы турында хәбәр ишетелә. Әмма ул, кулдан-кулга күчеп, фашистлар әсирләрне тентегән чагында тартып алынып, югалган булып