­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

аралаштырасың. – Хәйретдин абзый арбасын өстәлгә табан эттерде. – Кампитыр бүләк итеп, ялгызлыктан йолдың син. Сәйдә әбинең оныгы Алмаз «ә» дигәнче үрәтте, малайгынам. Башлы икән прафисыр балалары. Абый, ди, аягыңа интпланты куйдырабыз әле, ди, киләчәктә, ди. Җөртәбез әле сине, ди. Монда җөргәннән дә артык. Ентирнитка тоташтыргач, Җир шарының любуй җире белән чүкердәшәбез. Әти, әтәчнең кикриге канаган иде, үлмәгәнме-төгәнме, караштырып кер.

      – Ә син, чурту-матыр, тагын тартмаңа кадаласыңмы? Әй ахырзаман калдыклары! – дип, карт сукрана-сукрана чыгып киткәч, «тузганак», авызын ерып:

      – Энем, мин моннан апамны таптым! – диде. – Ант, туган, көлемсерәмә! Үз акылымда мин. Сиңа безнең бүгенге тормыш тәрәзәсе ачык, ә үткәннәрнеке ябык, энем. Әти сугыштан марҗага өйләнеп кайта. Мария Сергей кызына. Аларның Маргарита исемле кызы туа. Ә бу чакта күршедә минем булачак әнкәм килен хезмәтен үти икән. Ул үлгәндә, син бишек баласы идең, Нурулла энем. Әнкәм гүрендә әйләнеп капланса капланыр, чүтеки дөресе шул: мәрхүмә кәкре аяклы, кылый күзле, чалыш авызлы иде. Чиләгенә таман капкачы – ире Гарәфетдин калхузда көтүче икән, ул иртән чыбыркысын асып киткәч, булачак әнкәм, шомырт куагы төбенә посып, җыру җырлый икән. Әби хатирәсеннән болар, энем. Габбас солдат аның моңлануыннан үксеп җылый икән. «Әй бакча карачкысы! Җыруы белән улымны сихерләде!» – дия иде әби. Габбас солдат марҗасын кызы белән йорттан куа да Гарәфетдин хатынын апчыга. Тугыз айдан мин – гарип туам. Әби: «Марҗаның каргышы балага төште», – дип, гел әнине талый иде. Маргарита апамның Ригада икәнен ачыклагач, хат яздым. Җавап бирде, ышанасыңмы, энем? Братишка, дигән, җәренгә Сабантуйга приеду, дигән, ышанасыңмы? Әтигә пока белгертмим, сюрприз ясыйм, Аллаһы боерса. Тик, энем, мин аяксыз килеш ничек Маргарита апамны каршылармын икән?

      – Аэропорттанмы, поезданмы, апаңны үзем барып алырмын, Хәйретдин абый. Ике туган Сабан туе бәйрәмендә күңел ачарсыз.

      – Өч туган без, энем, өч! – Хәйретдиннең күзләре сәер ялтырады. – Сеңел дә исән минем. Әти аны белми һәм белмәве хәерлерәк. Безнең әни им-томчы иде. Бервакыт яңа гына туган сабыен биләүгә төргән апа аңа өшкертергә килде. Мин мич башында идем, әни, кеше-фәлән юкмы дип, аралыкны карады, тик мине итекләр каплаган иде. Вәйт бу хатын җылый, Галимәттәй, кызым Габбас абыйдан, ди. Әни дә җылый. Үскәнем, нишләп син безнең тормышны ватасың, без бит гарип бала үстерәбез, ди. Ватмыйм, Галимәттәй, ант мәгәр, бу сер икебездә генә калыр, ди көндәш. Бездә ферма төзегән шабашниктан, дип әйтәм мин, ди. Хатынлы ир белән чуалган дип, авылда күземне ачырмаслар, ди. «Кызыңның дүрт саны да исәнме?» – ди әни. «Шөкер, исән», – ди тегесе. «Марҗа каргышы синекенә тимәгән шул», – ди әни, көрсенеп. Азактан ул минем тыңлап ятканымны күрде. Ботымнан умырып: «Син, шымчы, мәгәр атаңа лыгырдасаң, Ходай ике кулыңны да өздертә», – диде. Әни үзе дә ир аерткан, фәрештә түгел, шуңа күрә көндәшен кыйнап чыгармагандыр дим. Аннан, сугыштан соң ирләр аз, безнең әти кебекләр пачутта. Синең безгә яхшылыкларың күп тиде, энем. Ашка аш белән ат дисәләр дә, мин сиңа алай итмәдем шул, бер нәрсәне яшердем. Бүген буаны ерам, чөнки дә син әүлия өммәтеннән, энем.

      – Гыйбрәтле язмышлар,