­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

– Кызның күзләре зурайды. – Мин борын-борын заманныкымы? Син миңа тиңләшер өчен беренче адымны атладың инде. Икенче адым – кандидатлык диссертациясе, өченчесе – докторлык. Шуннан соң син мине профессор улыннан аертып аласың. Әйе-әйе, мин тиздән профессор килене булам. Биш-алты ел эчендә үзеңне тамырдан үзгәрт, Азизов.

      Кайнар чәй яшь ирнең телен пешерде. Төннәр буе сагыштан өтелгән йөрәгеңә шифасы тиярдәй көчле дару бирәләр, егет. Кап! Юк, капма, ахырдан ул барыбер агуга әйләнер…

      – Мин үзгәрмәм шул, Туйбикә, чөнки эчемдә һаман тракторчы малай утыра, – диде ир.

8

      Әмма трактор – тимердән, ә җан хистән гыйбарәт шул. Тормыш мәшәкатьләренә никадәр генә күмелсә дә, Нурулла ярату савытының төбен корытмады. Хәер, корытырлык көче дә юк иде.

      Дөньясын сыртына күтәрерлек дәрт-дәрманга ия иргә мәхәббәт дигәнең генә буйсынмады. Югыйсә йөрәккә сыеп беткәч, ул бәләкәйдер, бик бәләкәйдер инде, ә үзе нинди кодрәтле иде! Ләкин Туйбикә ягына авышмады Нурулла. Кызның хыялы офыктагы рәшә иде. Ахыр чиктә Туйбикә – Казанны, ә Нурулла Чурайбатырны сайлады.

      Менә икегә аерылган сукмаклар кабат тоташты… Тик ни үзгәрер икән? Әлегә хәтле ничек яшәлгән, шулай яшисе дә яшисе… Туйбикә барыбер аныкы. Аның ярасы, аның сызланулары, аның бәгырь кисәге. Бер генә адәм баласы да арбасына шатлык-куанычлар гына төяп, келтер-келтер гомер күпереннән узмыйдыр.

      Үзәккә барышлый, ул аръяктагы Кәҗә Фатыймасына керде. Тирә-якта оста шәл бәйләүче дигән даны таралган аксак хатын йон эрли иде.

      – Шәлләрең бармы, Фатыйма апа?

      – Миндәме? Дистәләгән алар, рәис балам, дистәләгән. Синең Саҗидәңә, мөгаен, сорысы төстер.

      Нурулла хәйләләп маташмады:

      – Хатынга түгел, – диде.

      – Бәрәч, кемгә?

      – Бүләккә, Фатыйма апа.

      – Һе, шулай укмыни? – Шәлче диванга кадакланган үрнәкләргә күрсәтте: – Эрерәк бизәклесе – кыз-кыркынга, ваграклары – кыз-катынга, тыгызрак бәйләнгәне – әби-чәбигә. Бүләк итәсе кешең яшьме, картмы, рәис балам?

      – Яшь, бик яшь, унҗидедә, – диде ир. – Син миңа кар кебек ап-агын бир.

      – Кесәңә генә сыешлы итеп төримме, рәис балам?

      – Төр, Фатыйма апа. Бүген бөтен авыл белер инде бу шәл турында.

      – Авыл ук димә әле син! Аксак аяк әллә ни кинәндермәс. Ярты Чурайбатыр тучны белер, монысына гарантиә, рәис балам.

      …Туйбикә аны үзәктәге беренче тукталышта каршы алды. Ул, машинасының тәрәзәсен шудырып кына:

      – Әйдә, Азизов, – диде.

      Анда ук сизенгән иде Нурулла, хатын урман юлына борылды. Димәк, аланга ашыга.

      Хыялларның туры килүен кара син! Ул да ничәмә-ничә тапкыр шушы табигать оҗмахына талпынды, әмма нигәдер күңеле тартмый, мөгаен, алан аларны парлап көтә иде.

      Алан һаман шул алан иде…

      Туйбикә кулындагы сумкасын чирәмгә ыргытты.

      – Исәнмесе-е-ез!

      – …се-ез, – диде кайтаваз, гаҗәпләнеп. – Сез?! Ничә елдан соң монда нәрсә югалттыгыз?! Әллә кешеләрдән качып-посып очрашасызмы се-е-ез?!

      – Азизов! Мәрткә китмә! Нинди шомлы тынлык бу? Нишләп