­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

мин – гөнаһлы Һәва анабызның дәвамы, гап-гади хатын-кыз сыйфатында, гап-гади, әмма шул ук вакытта кызыклы һәм мәгънәле дөньямны корам!

      Ләкин хыялыма берничә адым калгач, шушы кәҗә дигән хайван, мөгезе белән кадап, бәхетемнең башын тиште…

      Мин сызган юл җир өстеннән сөртелде.

      Суы кибеп, елга рәвешен югалткан чокыр сыртында без Ильяс белән дәүләт имтиханнарына әзерләнә идек. Шәһәр чите булгач, биредә тыныч. Яшел чирәмгә сузылып ятасың да китапка багынасың. Май кояшы, студентның кыш буе салкын аудиторияләрдә бөрешеп утыра-утыра каткан сөякләрен җылытып, йокыга изрәтә. Тик егеттә генә ни уку, ни йокы хәсрәте юк, ул, энәле-шырпылы кактус кочаклагандай, һаман саен күкрәген угалый. Менә Ильяс алдыма сап-сары тузганак чәчәкләре китереп салды.

      – Миннән сиңа яз бүләге, Мәликә!

      – Укыр идең, Ильяс. Иң катлаулы фән монысы…

      – Качмас, укылыр, Мәликә.

      – Әйт, – дидем мин, «кактус» егете бик каты чәнчә иде.

      – Әйтим дип… Әтиләр каршы шул. Өйләнмә, диләр, башта аякка бас, диләр.

      – Син туганнан бирле ике аякта бит инде!

      Хисләрем, ярларыннан ташып, дулкын төсле йөрәгемә кага иде. Бу нинди уйламаган-көтелмәгән киртә соң әле?! Мин фаразлаган юл шоп-шома иде ләбаса!

      – Апа котырта, ахрысы. – Ильяс карашын күккә төбәде, әйтерсең болыт белән гәпләшә иде. – Бай немецка тагылып, Германиягә киткәч, ул бик эреләнде. Атна саен өйдәгеләргә шылтырата, Ганс киявегезнең йорты иркен, энем, институтны тәмамлагач та, монда юыртсын, ди. Безнекеләр шат, янәмәсе, малайлары чит илдә рәхәт чигә.

      «Каршы» дигән колакка ятышсыз сүздән кечерәеп, бөҗәк сыман үлән арасына сеңдем. Тавышым да зәгыйфь һәм мескен иде.

      – Ә син нәрсә дидең?

      Егет сузып-сузып уфырды:

      – Көн саен миемне черетәләр, Ганс та Ганс дип! Безнең әнинең бабасы сугыштан култык таягы белән кайта. Мәрхүм нык иде, туксан биш яшьтә генә үлде. Боларның төркемен немецлар камый, пленга эләктермиләр, шарт-шорт маңгайларына аталар, ә бабайны озак җәзалыйлар, аякларын мишень итеп, көлә-көлә пуля яудыралар. Канга баткан солдатны партизаннар күреп, лазаретка илтә. Ике аягын да тездән кисәләр. Бабай соңгы көннәренә хәтле шул хакта гарьләнеп сөйли иде. Менә хәзер, аның оныгының улы, бәхет эзләп, шушы немецлар иленә китә, имеш. Картның рухы рәнҗемәс дисеңме?!

      Үткәннәрне бүгенге белән ялгап нәфрәтләнгән Ильяс, әлбәттә, көлке иде. Дөнья күптәннән бирле бүтән бит инде! Хәтта ки бер үзгәрешсез тоелган күк йөзе дә, кояшы да, кар-бураннары да бүтән! Без яшәгән заман башка дулкынга көйләнгән.

      Ләкин мин көлмәдем. Әз генә үртәп:

      – Алайса, сиңа дошманның телен дә өйрәнмәскә кирәк иде, – дидем.

      – Тел гаепсез! – Ильяс үзалдына кайнарлана иде. – Кабахәт Гитлер уйлап тапмаган аны, прогерман теленнән ярала ул! Син монда демагоглар күпере төземә, Мәликә! Тарих ялганнан биегрәк!

      Яр астында ап-ак кәҗәләр чемченә иде. Мин күз кырыем белән генә аларны күзәттем. Берүк безнең яныбызга килмәсеннәр! Берүк мине танымасыннар! Чөнки мин – «катымөгезлеләр»нең карендәше, кушаматым да «кәҗә»