­Нәбирә Гыйматдинова

Сөйлим, тыңла…


Скачать книгу

әкият осталары, үтерәсез, валлаһи! Кәҗә – аңгыра хайван, аңарда кеше сыйфатлары юк!

      – Алай кистереп әйтмә инде, Ильяс! Әнә, этләрдә өч яшьлек бала акылы бар, диләр. Кәҗәдә ул күбрәктер дә әле. Әйдә, икәү барабыз! Йә, егет башың белән турсайма сана! Сәлимә терелгәнче генә бит, җаным.

      Ильяс сыкранып кына ризалашты. Ләкин, «терелгәнче генә» дип, мин алдаган идем. Хәер, әлеге ялганда минем бер гаебем дә юк. Йә, кайсыбыз язмышын үзгәртерлек кодрәткә ия? Андый илаһи зат Аллаһ кына иде, Үзе генә. Сәлимәне дәвалап савыктырган гына идек, Дәүләтша карт, егылып, бот сөяген сындырды.

      – Безгә ул ни туган, ни дус түгел, бистәдә бүтән болганмыйбыз, – диде егет. – Кызы каядыр читтә себерелмәсен, атасын тәрбияләсен менә.

      Тәмле тел хатын-кызның иң көчле коралы бит, мин дә, шуны файдаланып, егетне юмаларга керештем. Тамчы таш тишә, диләр. Минем телемнән тамган назлы-иркә сүзләр Ильясны берникадәр җебетте. Без аның машинасы белән коттедж хуҗабикәләренә сөт ташыдык. Клиентлар даирәсе үзеннән-үзе киңәйде, күрше бистәләрдән дә заказлар яуды һәм үзенә күрә бәләкәй генә бизнес оешты. Дәүләтша карт керемне санамады, аның өчен бала кебек баккан кәҗәләре генә исән-сау яшәсен иде. Беркөнне ул, әүлиямыни:

      – Себер дә Себер дисез, кызым, андук еракларда тилмермәгез, никахлангач, миндә торыгыз. Ызбам сезнең карамакта. Бер генә шартым: кәҗәләремнең нәселен корытмагыз, – диде.

      Куышка тиенү безнең өчен зур бәхет иде. Гаиләсе читкә тибәргән Ильяс бу тәкъдимгә бишкуллап риза, тик, миндә «тәмле тел» булса, аңарда кубыз бар, һәм ул шуны сызгыртып биетергә остарган иде.

      – Биш ел буе ми черетә-черетә тел өйрәнеп, кәҗәләр белән матавыкланырга тиле штоли мин! Минем шикелле егетләр алтын бәясенә тиң! Министрлыкның чит илләр белән элемтәләр урнаштыру бүлегенә эшкә керәм! Никакой мөгез, никакой тояк! – диде егет.

      Мин ике ир затының ике шарты арасында кысылдым. Бүре дә, сарык та тук булсын өчен нишләргә икән? Корбаннар кирәкми! Загста язылышкач та, ирем белән мөнәсәбәтләрне көйләдем:

      – Син эшлә, – дидем. – Ә хайваннарны мин үзем карыйм.

      – Һы, дипломлы кәҗә белгече! Оят түгелме?

      – Түгел, Ильяс. Вакытлыча бит ул. Мин дә эшләр идем, Казанга туристлар агыла. Агентлыкларга тәрҗемәчеләр төркеме туплыйлар. Хезмәт хаклары да ярыйсы, ди. Дәүләтша бабай кызганыч. Әйе инде, кәҗәләрне сатыйк, без бит яшьләр, үз тормышыбыз, дисәк, ул карышмас.

      – Йортыннан сөрә, валлаһи.

      – Сөрми, Ильяс. Мин аңа җайлап кына аңлатырмын. Түз, әз генә түз, җаным.

      «Бүген әйтәм, иртәгә әйтәм» дия-дия, көн арты көн үтте. Ни хикмәт, «әйтәм» һаман артка чигенә-чигенә, теләк нокта кадәр генә калды. Агентлыклар мине кызыксындырмый башлады, чөнки миндә башка юнәлештәге талант ачылды: мин сату-алу мәсьәләсендә яхшы гына алдыртам икән лә. Тикмәгә генә ике «сәүдәгәр»дән тумаган шул: базарда умартачы әти бал сатса, әни халыкны сөт-каймак белән кинәндерә иде. Мәңгелеккә генә иртәрәк күченделәр… Сәүдәм матур гына табыш китергәндә, дипломга алданып «алтын сандык»ка бик салу үзе үк ахмаклык иде. «Министрлык» дип кәпрәйгән иремнең дә кикриге тиз шиңде: төшемле