Хисам Камалов

Каһәр


Скачать книгу

авыр хәлгә калганда да, тәмам беттем дигәндә дә, адәм баласы өметен өзми. Тере җанда өмет бар, диләр. Ә җан үзе нәрсә? Кешене яшәтүче, алга омтылдыручы атом кебек ул җан. Атомның көче бик зур булган кебек, җанның да көче биниһая. Минем әнә шул җан җирем яраланып эштән чыккан. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми, диләр. Мин дә төзәлә алмам микәнни? Юк, дөрес түгел, мин терелергә тиеш. Үзең терелергә теләмәсәң, тырышмасаң, сине врачлар гына кеше итә алмый… Нишләп мин шултикле кайгырам әле? Ә бит кайбер ир-атлар гомер буе өйләнми, хатын-кыз янына барып та карамый ич. Дөресме шул хәл? Нигә дөрес булмасын? Ә бит аларның барча әгъзалары таза-сау. Нәрсәсе бар ул хатын-кызның? Ирләргә нигә кирәк алар? Бары нәсел калдыру өченме? Ә күпме адәмнәрнең бернинди нәселе-нәсәбе калмый! Ә нигә ул нәсел калдыру? Калмаса нәрсә була? Нәсел калдыручылар дөньяда болай да җитәрлек. Ярар, нәсел калдыра алдың ди. Шуннан нәрсә? Моның нинди мәгънәсе бар соң? Менә минем нәселем кала дип сөенүме? Ә нигә сөенергә? Нәселең сине искә дә төшереп карамаска мөмкин бит. Син үлеп җир астына кергәч, аның искә алуыннан ни мәгънә соң? Юк, шулай да искә алуларын тели күңел. Ни өчен? Миңа бит салкын җир куенында искә алсалар да, алмасалар да барыбер булачак. Нилектән күңелнең бер почмагында «онытмасыннар иде» дигән теләк аваз сала. Юкса барыбер түгелмени?

      Шулай да һаман шул бер сорау баш миен бораулый: нәрсә йөртә соң адәм баласын? Дөньяга килгәнгә күрә генә яшиме ул? Чөнки кеше дөньяга үз ихтыярыннан тыш килә. Дөньяга килүендә аның бер катнашы да юк. Менә аны, тормыш биреп, якты дөньяга чыгардылар, һәм ул бар көченә яшәргә омтыла башлады. Ни өчен туганын, ни өчен омтылганын белмичә. Һәр тере җан яшәргә тырышкан кебек, адәм заты да шуңа омтыла. Бары тере җан булган өчен генәме? Аның яшәүдән башка бер максаты да булмый. Ул үзеннән алда килгәннәр төзегән әзер тормышка килә. Шул тормыш тәртипләре белән, телиме- теләмиме, яшәвен дәвам итә. Ә аңардан алда килеп киткәннәр коточкыч әшәке дөнья төзегән. Үзләре төзегән, үзләре законнар чыгарган һәм шул коточкыч тормышта газапланып яши бирә. Әллә нинди аллалар уйлап чыгарганнар. Алар адәм балаларын аскан-кискән, канын эчкән. Ә адәм балалары шуның өчен аллаларга рәхмәт укыган, зурлаган. Нәрсә инде бу? Үзеңнең каныңны эчкән, балаларыңны тартып алган аллаларга табынып гомер ит, имеш! Кем көлә бу адәм затыннан шултикле? Кем аны шултикле мыскыл итә? Гомерен бәхетсез иткән, тормыш көтәргә мөмкинлек бирмәгән залимнәргә бил бөгеп, аларның табанын ялап яшәргә адәм баласын нәрсә мәҗбүр иткән?..

      III

      Альфред Сорочи базарына төшкән иде. Болай эч пошканнан гына. Дүрт стена эчендә яту да бик туйдырды. Чын тормышны күрмәсәң, иллюзиягә бирелә башлыйсың. Үз-үзеңдә казынырга тотынасың. Үзеңне әллә кемгә санап, зур уйлар уйлыйсың һәм тормыш ориентирын югалтасың. Буйсынуга һәм файда алуга корылган бу дөньяда адашуың бик тиз. Аның характеры рәтсез һәрнәрсәгә баш иючән, риза булучан түгел. Аңарда әллә нинди плебей горурлыгы, үҗәтлеге бар. Шул нәрсә гел комачау итеп тора. Үзе шуны аңлый, әмма төзәтә алмый. Характерны үзгәртеп