Хисам Камалов

Каһәр


Скачать книгу

үтми. Әллә ул кешеләр яратмый башлаганмы соң? Чынлап та, кешеләр янында үзен җайсыз сизә ул. Элек бер дә алай түгел иде. Әллә яра психикасын үзгәрткәнме? Әллә ул яшькә бәйлеме? Яше бара бит, яшь барган саен, кеше дә үзгәрә бара, диләр. Әмма моны сәламәт адәм баласы бигүк сизми икән… Әйе, җанында кешеләрдән бизә баруын сизә ул. Һәр кешедән нигәдер курка, шикләнә. Күп уйлауданмы икән, әллә шул сәер яраданмы?

      Чыгу юлында ике яклап хәер соранучы гарип-горабалар тезелгән иде. Альфред, нигә боларны милиция күрми, дип уйларга өлгерде генә, ачы сызгырган тавыш колагын ярып керде. Ике милиционер тәбәнәк тележкага утырган, ике аягы да тездән өстә киселгән инвалидны куарга маташа иде. Альфредның ул мескенне яклыйсы килде, милиционерлар янына китте. Ул ике ботын тележка тактасына калын каеш белән бәйләгән инвалидка карады да шаккатып калды. Тукта, әллә күзләре алдыймы? Училищеда бергә укыган, казармада караватлары янәшә торган Чикин Абдул түгелме соң бу? Нүжәли шул? Юк, булмас!.. Милиционер аның аркасыннан этә, тележка алга бара башлады. Альфред та арттан атлады. Милиционер ипләп кенә: «Әле бая гына өеңә кайтарып куйган идем, кай арада килеп җиттең, ә?» – диде. Инвалид сүгенергә тотынды: «Син – иң кешелексез адәм, син әтиеңне дә кулга алып төрмәгә илтерсең», – дип, аты-юлы белән сыптыра гына. Милиционерга сабырлык бирсен, ул бераз тыңлап барды да, ипләп кенә тагы сүз башлады: «Минем урында булсаң, син дә нәкъ мин эшләгәнне эшләр идең, – диде. – Тәртип кирәкме – кирәк. Син бит эчәр өчен генә соранып утырасың, юкса сиңа җитәрлек карточка бирелә бит…» «Бирелә, бирелә, – дип үчекләште инвалид, – әнә бер айга ике кило ярма, ярты кило шикәр комы, бер судак балыгы бирделәр. Шуны әйтәсеңме ризык дип?..» Милиционер: «Син аны нигә аракыга алыштырдың, ә? – дип, юмалаган төстә аңа каршы төште. – Их, егет, үзең аңлыйсың да кебек, үзең тәртип бозасың. Ярый, аңсыз, грамотасызлар соранып утырсын да ди. Ә бит син – укыган кеше! Аңлы рәвештә тәртип бозасың! Кара аны! Зиндан ишекләре бикләнмәгән…» Инвалид кычкыра башлады: «Утырт мине таш капчыкка, зинһар, утырт, иптәш милиционер, ә? Утырт, рәхмәт укырмын, әни сиңа намаз саен дога кылыр, ә? Нәрсә тора сиңа «дело» башлау, ә? Сине бүтән борчымас идем… Олактыр шул таш капчыкка!..»

      Милиционер аны, аркасыннан этеп бара-бара, трамвай юлына китереп җиткерде. «Өеңә кайт!» – дип боерды һәм базар ягына атлады. Аның бите уңайсызланудан кызыл тимгелләр белән тулган иде. Ә инвалид килеп туктаган трамвайга менмәде, кырыйдарак басып торган Альфредтан тартырга сорады. Әйе, бу Чикин Абдул үзе иде. Курсташ, ачык күңелле, шуграк табигатьле дус егет. Әллә караватлары янәшә булганга, әллә күңелләре тартканга, алар тиз аралашып китте. Абдулның әти-әнисе Казанга ниндидер завод белән башка шәһәрдән килгән иде кебек. Әнисенең мәк пирожкилары китергәне, Альфредка да биргәне хәтерендә. Алар русча гына сөйләште. Мәк пирожкилары бик тәмле иде. Аннары Альфредның әтисен Ульяновскига җибәрделәр. Курслар тәмамланыр алдыннан гына аерым бер группа оештырдылар һәм шулай ук Ульяновскига озаттылар.