Марат Кәбиров

Кайту


Скачать книгу

идек, – диде әнисе.

      – Җыеныгыз! – дип боерды алдан кергән ир, – Вакыт җитте.

      Бу сүздән әнисе бераз аптырап калды. Әле анда, әле монда барып тотынды. Шул рәвешле бераз тинтерәгәч, ашыга-ашыга киенә башлады.

      – Туктале, барсы да әзер иде бит… Төенчегем кайда иде соң әле… – дип пышылдады үзе.

      – Баланы да әзерләгез! – дип боерды ир.

      Күрер күзгә кечкенә булып тоелса да Тәнзилә инде бала түгел иде. Ул хәзер күп нәрсәләрне аңлый, күпне белә. Шуңа әнисенең өлгерүен көтеп тормыйча үзе киенә башлады.

      – Җылырак киенегез, – диде керүчеләрнең берсе, – Алмаш киемнәр дә алыгыз.

      – Әзерләп куйдым барсын да… – Әнисенең тавышы аклангандайрак чыкты, – Менә монда аз гына икмәк калган иде, аны да алсам ярыймы?

      Керүчеләрнең берсе баш какты.

      – Ярый, алыгыз. Баланы хәзер үк ашатсагыз да була.

      Әнисе нәрсәнедер исенә төшергәндәй:

      – Ә… әйе, шул… – дип Тәнзиләгә икмәк сузды.

      Кызның тамагы бик тук түгел иде. Соңгы вакытта ризык ягы начарайды. Әтисен алып киткәннән бирле туйганчы ашаганы юк. Әмма аның тамагыннан ризык үтмәде. Әлеге кешеләрнең төн уртасында килеп, кайдадыр алып китәргә маташулары барсын да оныттырды.

      – Әни, кайда барабыз?

      Әнисе аның аркасыннан какты:

      – Белмим әле, кызым… Син аша, аша…

      Тәнзилә кулындагы икмәкнең яртысын әнисенә бүлеп бирде.

      – Син дә. Әйдә, икәү ашыйбыз.

      Әнисе аңа беркадәр сокланып карап торды да икмәкне алып ашый башлады.

      – Тиз булыгыз! – дип ашыктырды башлыклары, – Таңга кадәр ашарга уйладыгызмы әллә?

      Капка алдында ике машина тора иде. Әнисе арттагы эмкага атлады. Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде:

      – Баланы калдыр! Кая барасың?

      Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады.

      – Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле, – Кызым!

      – Әни! Тимәгез минем әнигә!

      Әнисе аның битләреннән котырынып үбәргә тотынды, үзе туктаусыз рәвештә:

      – Кызым, балакаем… Бердәнберем минем… – дип пышылдады.

      Кинәт көчле куллар Тәнзиләне әнисе куеныннан йолкып алды да кайдадыр алып китте. Кыз чәбәләнде, кычкырды, үзен эләктергән кулларны тешләргә тырышты. Тик берни дә үзгәрмәде. Бары тик әнисенең җан өзгеч тавышы гына ишетелде:

      – Кызым! Балакаем!

      – Әни! Әнием! – дип өзгәләнде Тәнзилә дә, – Әтием, кайт! Коткар безне!

      – Кызым…

      6

      Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ихатасында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:

      – Килеп җиттек! – дип кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.

      Ишектән керүгә аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:

      – Контрамы? –