Марат Кәбиров

Кайту


Скачать книгу

берсе янында торган хатын иренең авызын учы белән каплады да нәзек кенә тавыш белән:

      – Юк, юк! – дип кычкырды.

      Моны күргәч Тәнзилә пырхылдап көлеп җибәрде. Башкаларның да ирененә кыска вакытлы елмаю кунды.

      – Сез менә монда җыелыгыз, – диде офицер, читтәрәк торган хәрбиләргә ым кагып, – Хәзер сезнең исем-атны язып алырлар.

      Хәрбиләрнең берсе исемлек төзергә кереште, калган икесе исеме чыккан ир-егетләрне читкәрәк алып китте. Алар халык төркеменнән берничә метрга аерылып, саф булып тезелеп бастылар.

      – Солдатка китүчеләр белән хушлашу өчен унбиш… – Офицер сәгатенә карап алды да дәвам итте, – Юк… Ярты сәгать вакыт бирелә.

      Моны ишетүгә хатын-кызлар солдатка китәчәк ирләр ягына ташланды. Җыелган халык саегып, сирәкләнеп калды. Бераздан исемлек төзүче хәрби дә эшен бетерде һәм биштәр күтәреп килүчеләрнең барсын да читтә торган сафка илтеп кушты.

      Кай арададыр солдатлар янында Тәнзиләнең ахирәтләре пәйда булды. Аркаларына биштәр аскан Наташа, Ольга, Катя солдатка китүче ирләр янына килеп бастылар да горур кыяфәт белән тирә-яктагыларны күзәтергә тотындылар.

      – Сез нишләп монда торасыз? – диде хәрби кеше аларны күреп калгач, – Барыгыз әле әнә тегендә.

      – Юк, без сугышка китәбез! – дип чатнатып җавап бирде Наташа.

      Хәрби көлемсерәп һәркайсына күз йөгертеп чыкты да:

      – Бу юлы сезне алмыйбыз, – дип җитди җавап бирде, – Повестка килгәнен көтегез. Әлегә сез авылда кирәгрәк.

      – Ә сугыш бетсә? – дип авызын бөрештерде Ольга, – Безнең җиңүче буласы килә.

      – Әйе, – дип кушылды Катя, – Без үзебез барабыз сугышка. Сез безне машинага гына утыртыгыз.

      – Юк, – хәрби көлеп җибәрүдән үзен көчкә тыеп тора иде бугай, – Сез кайтыгыз. Повестка көтегез. Ул тиздән килеп җитәр.

      – Көтмибез! – дип кистерде Наташа, – Бүген китәбез. Сугыш беткәч, безгә повестка кирәкми.

      Хәрби авыр сулап куйды да ары китте. Бераздан Наташаның әнисе кызларны күреп калды да йөгереп килеп Наташаның җилкәсеннән эләктереп алды:

      – Син монда нишләп йөрисең?

      – Сугышка китәбез.

      Наташаның әнисе кызларга күз йөгертеп чыкты. Бер көлергә, бер тиргәргә итте. Ахыр чиктә үзен кулга алды бугай, тыныч әмма кире каккысыз катгый тавыш белән:

      – Барыгыз, өйгә кайтыгыз, – диде.

      Хушлашучыларны күзәтү җан өзгеч күренеш иде. Колхоз рәисе белән офицер "данлы юл, горурлык" дип дәртләндерергә тырышса да Левитан инде кичәдән бирле фронттагы хәлләр белән таныштырып тора һәм эшләрнең горурланырлык түгеллеген күпләр аңлый иде. Фашистлар коточкыч тизлек белән алга бара, кызыл армия чигенә, зур-зур шәһәрләрне дошман кулына калдыра. Мондый хәлләрдә данга да, горурлыкка да урын юк, монда бары тик үлем генә хакимлек итә.

      Әнә тегендә бер ир чүгәләп ике баласын кысып кочаклаган да тынып калган. Ул сулыш та алмый шикелле. Бары тик күзләреннән аккан яшь кенә ике тасма булып яңакларына шуып төшкән. Янында басып торган хатыны да аларга карап тавыш-тынсыз