Марат Кәбиров

Кайту


Скачать книгу

белән мин селкенеп йөримме? Тиз генә басуга менегез. Чүп утарга кирәк. Чүпнең иң уңган җирен сезнең өчен калдырдым, тәмуг кисәүләре. Бүген кичкә эшләп чыксагыз икеләтә труддин язам, булдыра алмасагыз – дүртләтә кисәм. Күтегезне кулыгызга тотыгыз да тиз генә басуга элдертегез. Бер аягыгыз монда, икенчесе тегендә булсын.

      Хуҗаларны шулай аякка бастырып, эш кушкач, чираттагы йортка күчә. Авызындагын эт җыярлык түгел инде аның. Тик беркем дә каршы төшми, аркылы сүз әйтми. Аның сүзләрен тыңлый-тыңлый җыеналар да эшкә чыгып китәләр. Чөнки Барбос кабәхать телле булса да яхшы күңелле кеше. Үз эшчеләрен колхоз рәисеннән дә, районнан килгән түрәләрдән дә рәнҗеттермәскә тырыша. Гаебе булганнарны да яклап калырга җай эзли.

      Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та шушы Барбос төрмәдән алып калды.

      – Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә, – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергә мени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.

      – Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип каршы төште район түрәсе, – Сезгә андый хокук бирелмәгән.

      Барбосның моңа исе дә китмәде:

      – Бу дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән, – Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.

      Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.

      Ә Барбос көн саен кояш чыгыр чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.

      Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле һәм итәагтьле иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле итеп сизгән кебек тә тоелды. Сак кына итеп ишекләрне какты да хуҗа чыккач:

      – Исән-саулармысыз, туганнар! – дип күзләрен яшерде, – Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит инде. Бүген сәгать тугызга юл биштәрләрегезне әзерләп кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссарияттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәргә кирәк булачак.

      Ул шулай өй беренчә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына