Марат Кәбиров

Кайту


Скачать книгу

Урра! Урра!

      Бераздан алар бер-берсенең кулыннан алып сикерешә-сикерешә кычкырырга тотындылар:

      – Урра!

      Шулай сикерешеп беренче парны чыгаргач, үләнгә тәгәрәп яттылар да көлешергә тотындылар. Хәлләре беткәнче көлгәч, җиргә ятып тынып калдылар. Бераздан тынлыкны Наташа бозды:

      – Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән, – Ахирәтләр, кем минем белән?

      – Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга, – Кайда сугышулары да билгесез бит әле.

      – Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде, – Югыйсә, соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.

      – Кайчан китәргә җыенасың соң? – дип елмайды Ольга, – Хет бер-ике көн әзерләнергә кирәк бит.

      – Нәрсәсен әзерләнеп торасың? – Наташа яткан җиреннән сикереп торды, – Юллык ашарга алабыз да вәссәлам. Анда баргач, солдат киеме дә, мылтык та бирәләр. Бездән бары тик батырлык кына сорала. Ризасызмы? Иртәгәгә?

      – Риза, – Катя да торып утырды.

      – Иртәгә түгел, берсекөнгә, – диде Ольга.

      – Ярый, – дип килеште Наташа, – Ә син Тәнзилә?

      Тәнзилә иңнәрен генә сикертеп куйды:

      – Мин бармыйм. Үзегез генә җиңеп кайтыгыз.

      – Ник? – Наташаның күзләре маңгаена менде, – Ник бармыйсың?

      – Мин бит кечкенә, – Тәнзиләнең күзләрендә очкыннар уйнаклап алды, – Барыбер файдам тимәячәк.

      – Танкист булырсың, – диде Наташа шуны гына көтеп торгандай, – Яки разведчик.

      – Разведчик! Разведчик! – Катя хәтта кулларын чәбәкләп алды, – Кечкенә булгач, сине беркем дә күрмәячәк.

      – Атсалар да тидерә алмаячаклар, – дип өстәде Ольга, – Сиңа тидерү өчен ашыкмыйча озак итеп төзәргә кирәк.

      – Барыбер бармыйм, – диде Тәнзилә, – Сугышасым килми минем.

      – Барырга кирәк, – дип кистерде Наташа, – Батырлык эшләргә мондый мөмкинлек бүтән әллә була әллә юк. Булганын кулдан ычкындырырга ярамый. Иртәгәгә кадәр уйла әле син, Тәнзилә.

      Сугыш турындагы сүз шуның белән тәмамланды да басудагы эшләр турында сөйләшүгә күчтеләр. Ул арада кәнсәләр алдындагы халык таралыша башлады.

      – Халык тарала, – диде Катя, – Безгә дә барырга вакыт. Юкса кирәкне бирәчәкләр.

      – Киттек! – Ольга йөгерергә тотынды, – Әйдә, кем беренче?

      – Мин! – Наташа кинәт кенә тизләнде дә Ольганы узып китте.

      Кызлар шулай узыша-узыша кәнсәләргә йөгерделәр. Бу аларның үзара шаярышуы гына түгел иде. Эшкә бер минут та соңларга ярамый. Бригадир, яки рәис сизеп калса, трудиннән колак кактым дигән сүз. Азга гына соңарсаң да көн озыны бушка эшләячәксең. Хәтта алар үзләре күрмәсә дә әләкләүчелер табылып тора. Аннан кәнсәләргә чакыртып сорау алалар: "Кайда йөрдең? Нишләп эш урынында түгел идең?" Мондый сорауларга бик исе китми торган усал хатыннар да бар. Наташаның әнисе, әнә, чәчрәп чыгып талаша, барыбер үзенекен итә. Район үзәгендә ниндидер туганы зур урында утыра, диләр. Шуңа сүзе үтә. Ә Тәнзиләнең әнисе алай итәлми, үзе дә юаш, ире дә "тегендә" җибәрелгән.