Марат Кәбиров

Кайту


Скачать книгу

күп гаиләләр зур югалтулар кичергән, кайгы-газапка дучар булган. Күпләре бүген дә төрле кимсетүләр, кыерсытулар астында үз язмышы өчен дер калтырап яши. Шулай булгач, кемнең шул Совет власте өчен сугышып йөрисе килсен инде? Андыйлар, әлбәттә, урманга китә.

      Дөресен генә әйткәндә, Тәнзилә үзе дә Совет власте урнаштырган тәртипләрне яратмый иде. Һәр почмактан "гаделлек, тигезлек, бәхетле тормыш" дип кычкырсалар да бу тормыш кешеләрне газаплау, кысада тотып эшләтү һәм мәсхәрәләү өчен генә төзелгәндер кебек иде. Унөч кенә яшендә булса да ул моны яхшы аңлый, чөнки бу чынбарлык аның йөрәге аша үткән коточкыч иде.

      3

      Сәгать тугыз тулуга авыл ирләренең фронтка китәргә риза булганнары кәнсәләр янына җыелып беткән иде инде. Хатын-кызлар да ияргән, кемнең хатыны, кәләше, әнисе, туганнары – барсы да җыелган. Барсы да шом катыш моңсулык белән сабыр булырга тырышып басып торалар. Ара-тирә кешегә сиздермәскә тырышып сыктаган хатын-кыз тавышлары да чалынып кала. Ирләрнең: "Елама, озакка түгел бит… Куып җибәрәбез дә кайтабыз…" – дип пышылдаганы ишетелә.

      Кәнсәләр авыл читендәге зур йортта урнашкан иде. Зур булса да иске йорт инде бу, бүрәнәләре бөрешеп, какланып беткән, тәрәзә капкачлары – коба, түбә такталары күгәреп зәңгәрсу-яшкелт төскә кергән. Аны ниндидер кулак йорты булган дип сөйлиләр. Үзен Себергә сөргәннәр дә йортын кәнсәләр иткәннәр. Әллә кайчан инде, ул вакытта Тәнзиләнең теле дә ачылмаган булган. Бу йортның утарында силсәүит атлары. Берничәү генә алар, әмма яхшы атлар, уйнаклап торалар. Аларны түрәләр менеп, я тарантаска җигеп йөри. Басу-кырга чыгармыйлар, бүтән эшкә җәлеп итмиләр. Йортның артына терәлеп диярлек янгын каланчасы тора. Анда бераз гына менеп карасаң, кәнсәләр эчендәге кешеләрнең нәрсә эшләгәне аерма-ачык күренә, бары тик тавышлары гына ишетелми. Тавышсыз да кызык чаклар була. Кызганычы да…

      Бераздан район үзәгеннән килгән ике полуторка кәнсәләр ишегалды янына туктады. Берсенең әрҗәсеннән өч хәрби төште. Кабинада килгән офицер җыелган халык белән баш кагып кына исәнләште дә кәнсәләр баскычындагы трибуна шикелле җиргә менеп басты. Колхоз рәисе белән бригадир аны көтәләр иде инде. Колхоз рәисе килүче белән күрешеп, нәрсәдер киңәшләшеп алды да сүз башлады:

      – Хөрмәтле иптәшләр, кадерле авылдашлар! Барыгыз да белеп торасыз, илебез куркыныч астында. Мондый чакта безнең барыбыздан да корычтай тәртип, оешканлык, бердәмлек таләп ителә. Бөек җиңү хакына, туган илебез хакына үзебезне аямыйча көрәшү таләп ителә…

      Шунда төркемдәгеләрдән бер хатын кычкырып елап җибәрде, икенче яктан тагын берәү кушылды. Колхоз рәисе бер мәлгә тынып торды да сүзне озакка сузмаска булды:

      – Без дөньяда иң көчле дәүләт. Без җиңәчәкбез! Ә бүген безнең авылдашларыбыз шушы шанлы җиңү юлын узарга чакырыла. Еламагыз. Кайгырышмагыз. Бу данлыклы юл. Авырлык килгәндә үз ватаныңа терәк була алу һәр кеше өчен горурлык ул.

      Аны сыек кул чабулар белән озаттылар да сүзне район үзәгеннән килгән офицер алды. Ул да илдәге