ул шатлыкны сиңа кадәр әйтеп өлгердем инде, Ильяс туган, – диде ул һәм, тиз генә Иделбаевага борылып, үз сүзен дөресләтеп куйды: – Шулай бит, әйеме, дөрес бит?
– Шулай, шулай, – диде кыз, – берегездән-берегез җитез…
XI
Кайткан вакытта без дүртәү булдык. Дүртенче кеше кап-кара киң битле, симез күз кабаклары арасыннан елтыр-елтыр карый торган кара күзле, унбер-унике яшьлек башкорт кызы иде. Өстенә зәңгәрле-сарылы буй-буй ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән кап-кара ялангач тәпиле бу кызны Артыкбикә үзенә иптәш итеп алып килгән булган икән. Без бергәләшеп волкомнан чыккан вакытта, ул кыз тирә-ягына җыелган кечкенә малайларга таш атып утыра иде. Кулларына кайсы таяк, кайсы чыбыркы тоткан, озын күлмәкле, кыска ыштанлы, яланаяклы малайлар аны кыерсыталар иде булса кирәк, без чыгу белән, кызның ачулы йөзенә иркәләнү чырае чыкты.
– Артыкбикә апа, кара әле монау малайларны, үчекләйләр.
– Һәй, оятсыз малайлар, – диде Артыкбикә, – үзегез мәктәп балалары тагын! – Ул кара кызны кочагына алды. – Әйдә, Зөлхиҗә иркәм, карама шул тәрбиясез малайларга.
Матур, чиста киемнәр кигән Артыкбикәнең үтә ягымлы чырае, шыңгырдап чыккан саф тавыш белән ярым үпкәләгән төсле итеп орышуы әрсез малайларны да оялтты: аларның кайсы, түбән карап, кулындагы таягы белән җирне чокый башлады, кайсы, чыбыркысын биленә ураган булып, йөзен читкә чөерде, кайсы түбәтәе белән чебен үтерергә кереште.
Акрынлап кына авылны чыгуга табан атладык.
Артыкбикә иркә балалар төсле шат һәм җил шикелле җитез кыз булып чыкты. Авылны чыгып тугайга төшү белән, ул куе үлән эченә ташланды. Аның юлдан гына бармавы, бил тиңентен үлән ярып, чәчәктән чәчәккә йөгерүе, куе әрәмә араларын сайлап, чытырларны ертып чыгарга яратуы безгә дә тәэсир итте. Без аңа караганда арттырыбрак та җибәрдек… Гаяз ал чәчәккә күмелеп утырган зур зелпе агачын, төбеннән үк сындырып алып, Артыкбикәгә тәкъдим итте. Артыкбикә аңа бик кәефләнеп көлде. Мин, алардан качып, зур карама башына мендем дә күке булып кычкырдым. Артыкбикәгә бу да бик ошады. «Ах, мин дә менәр идем», – дип сокланды ул миңа. Зөлхиҗә баштарак бездән тартынып, эндәшми генә килде. Соңга таба, безнең балалар кебек үк шаян икәнлегебезне күргәч, тартынмый башлады. Ул без таба алмаган матур чәчәкләрне табып китерә, безне кеше керә алмаслык куе чытырлыклар арасына алып керә, аркан төсле ишелеп үскән агачлар янына алып бара һәм икешәр кеше кереп утырырлык карама куышларын табып, безгә күрсәтә иде.
Кәефнең яхшылыгына, дәртнең көчлелегенә чыдаша алмыйча, чәчәк арасында куышып, төрле көйләргә җырлашып, кычкырышып килә-килә, без Агыйделгә якынайганбыз. Кинҗә кичүенә килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз.
– Хушыгыз, иптәшләр, мин уңга, – диде Артыкбикә.
Без сискәнеп киттек. Әйтерсең лә бу рәхәт юлның мәңгелек түгеллеген шул минутта гына төшендек. Кинәт йөзләребезгә җитдилек урнашты. Без уйга калдык… Тукта, бу ничек болай тиз үтте әле? Без бит аның белән юньләп сөйләшергә дә өлгермәдек. Аның кем булуы, кайда торуы, күпмегә кайтуы, ниләр эшләве турында да белмәдек.