соңында да селкенмәгәнен күргәч, үз-үземне тыя алмадым, бөтен көчемне аягыма биреп, җинаятьченең уң як кулбашына типтем. Ул шуннан соң гына, эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган төсле, аягүрә басты, Артыкбикә аның кулыннан ычкыну белән сикереп торды, аерылган изүен ашыга-ашыга ябып, ялангач күкрәген яшерде дә, түбән караган килеш, таллар арасына кереп югалды.
– Артыкбикә, ерак китмә, – дип кычкырды Гаяз һәм, тавышына усал кискенлек биреп, җинаятьчегә сорау бирде: – Кем син, эт? Ничек син шушы кыяфәтең белән шул чәчәк кебек кызны җәберләргә батырчылык иттең? Ялгыз дип белдеңмени син ул кызны, иптәшләре юк дип белдеңмени син аның, сволочь?.. Җавап бир!..
Ләкин теге кешенең артык исе китмәде.
– Бәй, – диде ул, кулларын җәеп, йөзенә гаҗәпләнү чырае чыгарды. – Үз бисәм булгас, теләһәм нәмә эшләргә лә курыкмаем мин, мулла никах укыган бисәм булгас… хәләл бисәм…
– Алдама, ерткыч! – дип кычкырдым мин. – Кайдан килеп синең бичәң булсын ул?
– Ә сез нигә миңә бәйләнәһегед? – диде теге кеше, тавышын күтәрә төшеп, безне куркыта башлады. – Һездең миндә ни эшегез бар? Һез монда башкортты яберләмәксе булаһыгыдмы? Юк, иманһыд татарларга баш биреп торган заманнар узды инде, үзебеддең Башкортстан тупрагында үз башкортыбызды бирмәбез, китегед күз алдымнан, китерегед бисәмде!
– Ә, син әле алаймы?! – диде Гаяз. Аның күзләренә туп-туры караган килеш, әкрен-әкрен генә басып якынлаша башлады. – Әле син үзең комсомолканы мыскыл итеп, аның киемнәрен ертып, безгә бәйләнмәкче буласыңмы? Әйдә, утыр атыңа, судка алып барам мин сине. Совет илендә яшәгәнеңне оныткансың икән әле син, әйдә! Тот, Ильяс, бер кулыннан!
Гаяз шул ук минутта кинәт аның уң кулына ябышты. Мин икенче кулыннан барып тотарга өлгермәдем, башкорт бәләкәй балаларны селтәгән җиңеллек белән Гаязны селтәп очырды да аты янына йөгерде һәм, без барып җиткәнче, тарантасына утырып кузгалып та китте. Кадалып аккан Агыйделне минут эчендә кичеп чыгып, Базарлыга таба юыртты. Без аны күздән югалганчы карап торганнан соң, Зөлхиҗәгә ияреп, Артыкбикә янына бардык. Артыкбикә тал арасында үскән кыска гына карамага йөзе белән капланып елый иде. Гаяз йомшак кына итеп аның тузгыган чәчләрен сыйпады, шундый ук йомшаклык белән иңбашыннан кысып иркәләде.
– Иделбаева, елама, борчылма юкка, син ул кешене беләсеңдер бит? Болай гына калдырмабыз без аны, судка бирербез.
Артыкбикә йөзен ачмыйча гына җавап бирде:
– Коткаруыгыз өчен рәхмәт, тик, зинһар, хәзергә мине калдырыгыз.
– Юк, Иделбаева, сине калдырырга куркабыз без, әйдә син безнең белән кайт, без сиңа урын табарбыз.
– Зинһар, калдырыгыз, – дип кабатлады Артыкбикә.
Безнең аны бу хәлдә калдырып китәргә батырлыгыбыз җитми, аны юатасыбыз, аңа ярдәм итәсебез килә иде.
Тик нәрсә генә тәкъдим итсәк тә, Артыкбикә бездән үзен калдыруыбызны үтенде:
– Зинһар, китегез, очрашырбыз әле, хәзер мин йөземне күтәрә алмыйм, оялам мин, зинһар, китегез…
– Син, алайса, безгә теге кабахәтнең